Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссның беренче сыйныф укучыларына «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге»н тараттылар

    Күптән түгел район мәдәният йортында Урыссу мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өчен Россия Федерациясендә мәдәният елына һәм «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» яңа белем бирү проекты стартына багышланган мәдәният дәресе үткәрелде.

    Үзәк район китапханәсенең уку залында балалар китап-көндәлекнең күңелле рәсемнәрен кызыксынып карадылар, ничек һәм кайчан көндәлек тутыру турында аңларга тырыштылар. Авыл китапханәләрендә дә авыл мәктәпләре беренче сыйныф укучылары өчен шундый ук чаралар узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгында ТР Мәдәният министлыгы оештыручы булып чыгыш ясаган проектны тормышка ашыру 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 26 маена кадәр күздә тотыла. Әлеге башлангыч балаларның Татарстандагы төп мәдәни вакыйгалар, мәдәният учреждениеләре һәм объектлары белән системалы танышуларын, шулай ук әти-әниләрне мәдәни-агарту процессына актив җәлеп итүне күзаллый. Ягъни уку елы дәвамында беренче сыйныф укучылары театрларда, музейларда, китапханәләрдә, кинотеатрларда, мәдәни истәлекле урыннарда булырга һәм сәфәрдән тәэссоратларын көндәлекләренә язарга тиеш. Кешенең мәгърифәте, аның белем офыгы киңәюе һәм интеллекты баюы дөньяның, шул исәптән республиканың тарихи һәм архитектур кыйммәтләре белән танышудан башланадыр.

    Татарстанның башкаласы Казан гына да уникаль тарихи үзәк булып тора. Кәрәкәшле төбәкне өйрәнү музее директоры Гөлнара Хәмидуллина уздырган Мәдәният дәресе беренче сыйныф укучыларында җанлы кызыксыну уятты. Ул республикабызның төп мәдәни вакыйгалары һәм мәдәният объектлары белән таныштырды. «Бүген Казан Кремле төрле чорлар һәм мәдәниятләр тарихи корылмаларының ансамблен тәшкил итә, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. - Бу Кол-Шәриф мәчете, манарасы Россиядә һәм Ауропада иң югары авыш манара булган Сөембикә манарасы, Спасс башнясы, Благовещение соборы, Тайницкий манарасы. Манараларның соңгысы аеруча борынгылык рухы белән сугарылган, безгә XIV гасыр сулышын җиткерә. Борынгы Зөя утрау-шәһәрчеге - Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни хәзинәсе. Явыз Иван идарә иткән чорларда урта гасырда төзелгән борынгы ныгытма Идел буенда хәрби форпост булып хезмәт итә. Утрау храмнары тагын Иван Грозный патшалык иткән чорда бары дүрт атна эчендә тергезелүләре белән уникаль. Болгар - Идел Болгарстанының элекке башкаласы, аның урта гасыр манаралары, сарайлары, мавзолейлары һәм минаретлары күңелне җилкендерә. Биләр авылыннан ерак түгел Батый хан явыннан соң җимерелгән борынгы Биләр шәһәре булган. Урыс елъязмаларында Биләр хөрмәт белән «Бөек шәһәр" дип аталган: аның белән чагыштырганда, Париж һәм Лондон бистә кебек кенә күренә..." Ә сез, хөрмәтле укучылар, үз республикагызның тарихын беләсезме, аның архитектура һәйкәлләре белән танышсызмы? Әгәр булмасагыз, әйдәгез, беренче сыйныф укучылары белән алга - мәдәниятне үзләштерү юлына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: