Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу автомобиль хуҗасының җәйге көпчәкләрен урлаганнар

    Ниндидер усал ниятлеләр Урыссу автомобиль хуҗаларының берсен җәйге көпчәкләрдән колак кактырганнар.

    Һәр ярты ел саен транспорт чаралары хуҗаларына, моны телиләрме-юкмы, җәйге резинаны кышкыга алыштырырга туры килә һәм киресенчә. Алар тәгәрмәчләрне гадәттә гаражда саклый. Зыян күрүче дә коелган дисклы җәйге көпчәкләрне шунда тоткан. Күптән түгел гараж билгесез затлар тарафыннан ачылган, көпчәкләр урланган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: