Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу бистәсе Төньяк микрорайонының җыены узды

    Урыссу бистәсе Төньяк микрорайонының күптән түгел 4 санлы мәктәп базасында узган җыенында биредә элементар чисталык һәм тәртип булмавы белән бәйле көн кадагындагы сораулар тикшерелде.

    Бәлки дорфа яңгырар, әмма биредә яшәүче күп кенә затлар үз мәнфәгатьләреннән чыгып кына фикер йөртә. Кемдер алар өчен төзергә, чистартырга, алып китәргә тиеш. Яшәүчеләрнең үзләренә ни кала? Чүпләргә, урамнарга һәм ишегалларына чүп ташларга, үзеңне йорт яны территориясен элементар язгы җыештыру белән мәшәкатьләп тә карамаскамы? Сүз уңаеннан, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр урам себерүчеләр хезмәтеннән баш тарткан. Янәсе, тәртипне үзебез саклыйбыз, нигә җыештыручыга түләргә? Шул ук вакытта подъездга керү юлының яңгырлы һавада баткакка әверелүе, тирә-юньдә очып йөрүче чүп-чар, рөхсәт ителмәгән чүплекләр (аларны муниципалитет юкка чыгарып өлгерми, яңалары үсеп чыга) ягында барлыкка килүче антисанитария - кешенең артка таба адымнары дәлилләре булып тора. Адәм баласы пычрак арасында яшәргә оялырга, аңа уңайсыз булырга тиеш. Мисал эзләп озак йөрисе түгел: әлеге урамнарда яшәүчеләрнең йорт буенча җаваплысы язгы җыештырудан соң йорт яны территориясендәге чүпне төяү өчен үзбушаткыч йөк машинасы чакыра. Әзер транспортны да, төяүнең үзен дә инкяр итәләр. Сүз дә юк, басманың максаты - барысын да бер калыпка салып сүгү түгел. Беркайчан да йортлары янында озак еллар дәвамында төзелеш материаллары саклауга, каракура үсүгә, кыегайган ихаталарга, чүп өемнәренә юл куймаган законга буйсынучы гражданнар да бар... Әмма, кызганыч, алар азчылык. Татарстан, Яруллин, Хәлилов, Комсомол, Миәссәров урамнары, Көньяк тыкырыгы - әлеге урамнарның исемнәре көчле яңгырый һәм шуның өчен дә аларны төзексез итеп күрү аяныч. Әлеге фикер район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов катнашкан гражданнар җыенында кызыл җеп булып сузылды. Әмма җыен максаты - ваемсызларны уйланырга чакыру гына түгел, сорауны җайга салуның аерым ориентирларын билгеләү, "төньяклыларның" район җитәкчелеге белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге мәсьәләсен җайга салу булды.

    - Әгәр дә бу микрорайонда яшәүчеләр төзекләндерү соравын хәл итүдә оешканлык күрсәтмәсәләр, җирле хакимият көчсез булып калачак, - дип ассызыклады Нуриев үзенең җыелучыларга мөрәҗәгатендә. Сез бистә үсешен һәм төзекләндерү эшләрен тоткарлаучы фактлар турында чаң сугарга тиеш. Димәк, башта күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә йорт яны территориясендә тәртип урнаштырырга тиеш булган ниндидер үзидарә ширкәте оештыру максатка ярашлы булыр, ә шәхси сектор хуҗаларына үз йортларына, бакчаларына, ишегалларына хуҗалыкчыл якын килергә өйрәнергә вакыт. Район җитәкчелеге, үз чиратында, сезгә ярдәмгә киләчәк - юлларны асфальтлауга, тротуарлар төзүгә, яшелләндерүгә акча табачак. Якын киләчәктә әлеге микрорайонда пластик шешәләр өчен контейнерлар кую, яңа мәктәп төзү һәм элеккесен балалар бакчасы итеп үзгәртеп кору күздә тотыла. Моннан тыш, планнарда - сквер ачу, сүз уңаеннан, инде быел ук 900 пирамидаль тирәк утырту күзаллана. Әгәр дә без төзекләндерү соравы белән системалы рәвештә, бергәләп шөгыльләнмибез икән, берни дә барып чыкмаячак.

    Ахырда, зур оештыру һәм ышандыру сәләтенә ия булган Ринат Хәмидуллинны җитәкчесе итеп сайлап, территориаль иҗтимагый үзидарә булдырырга карар ителде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин җыелучыларга торакның бер квадрат метры өчен 1 сум 26 тиен исәбеннән микрорайонны тиешле дәрәжәдә тоткан өчен түләү җыярга тәкъдим итте. Кыскасы, безнең кайлардан килүебез әһәмиятле түгел, кая таба баруыбыз мөһим. Ничек кенә булмасын, әлеге җыенда җирле "төньяклылар" үз ихаталарыннан читтә дә һичшиксез куандырырга тиеш булган яктылык юнәлешенә курс алдылар.

    Саннар. Төньяк микрорайонда 490 шәхси йорт, 58,8 квадрат метр торак, 15 чакрым юллар бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: