"Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм" Федераль законын тормышка ашыру сораулары буенча хөкүмәт комиссиясе карары белән Урыссу бистәсендә балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла.
Әлеге чараның төп төркемнәренә ятим балалар керә; әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар һәм аларның законлы вәкилләре; уллыкка (кызлыкка) алучылар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүче затлар, әгәр алар баланы гаиләгә тәрбиягә алу соравы буенча бушлай юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә; инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре. Нотариаль конторада (Урыссу урамы, 17) гаилә закончалыгы буенча консультацияне нотариус Гүзәл Сәйфуллина уздыра, опека һәм попечительлек органында (Пушкин урамы, 38 - район башкарма комитетының икенче каты) - баш белгеч Әлфия Бучева һәм Казаннан вәкил, Урыссу интернат-мәктәбендә - адвокат Рифат Сәлмәнов. Кабул итү датасы һәм вакыты - 20 ноябрь, 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз