Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу бистәсенең 4 санлы мәктәп укучыларының яңа уку елы күңелле хәбәрләрдән башланды

    Урыссу бистәсенең 4 санлы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән егерме өч бала өчен генә түгел, калган укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен дә яңа уку елы күңелле хәбәрләрдән башланды.

    Озын җәйге каникул көннәрендә капиталь ремонт ясалып, тәрәзәләре, җылылык системасы, канализациясе яңартылган, беренче кат идәненә плитә җәелгән, башлангыч сыйныфларга җылы һәм салкын су, канализация сузылган, фасады ремонтланып, якты буяуларга манылган мәктәп ишек алдына җыелган укучыларны, аларның әти-әниләрен уку йортының яңа директоры Гөлназ Гыйльманова сәламләде. "Мин дә, сезнең кебек үк, әлеге тантанага зур дулкынлану хисләре кичереп килдем. Һәм мин хезмәттәшләрем, әти-әниләр белән тыгыз эшчәнлеккә, балалар белән нәтиҗәле эш көннәренә олы өметләр баглыйм", - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга. Гөлназ Наил кызы педагоглар коллективын тулыландырган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Служаева, тарих һәм җәмәгать белемен укытучы Татьяна Потемкина белән таныштырды. Алар - "Безнең яңа укытучы" Республика гранты җиңүчеләре, дип билгеләп узган директор, каникул көннәрендә республика дәрәҗәсендә оештырылган төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган укучыларны да тәбрик итте.

    Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владамир Осин район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән мәктәп коллективын, әти-әниләрне Белем көне белән котлады һәм музыкаль үзәк бүләк итте. Район мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова да яңа уку елы башлану белән тәбрикләде. Белем көне - ул укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә зур бәйрәм. Чөнки кеше үз тормышында нинди генә үрләр яуламасын, аның юл башы мәктәптән башалана. Романова, әле мәктәпнең нәрсә икәнен ныклап аңлап та җиткерә алмаган, мәктәп формасы кисәләр дә, сабыйлыкларын чыкмаган беренче сыйныф укучыларының бары тик яхшы билгеләргә генә укуларын теләде. Һәлиткеч, җитди, авыр сынаулары белән озатып барачак агымдагы уку елы чыгарылыш сыйныф укучылары язмышына да үзгәрешләр, төзәтмәләр кертәчәк.

    Нинди бәйрәм уен-җырсыз һәм бүләкләрсез узсын ди! Бу кояшлы иртәдә дә Белем көненә багышланган матур шигырьләр яңгырады, җырлар башкарылды, нәниләрнең зирәклеген сынап, табышмаклар әйтелде, аларны куандырып, бүләкләр өләшенде. Һәм, әлбәттә инде, озак көттергән беренче кыңгырау чыңы - укучыларны да, аларның остазларын да яңа хезмәт көннәренә чакырып шылтырады ул. Яңа уку елы чәчәк бәйләмнәре белән тагын да нурланып киткән якты сыйныфларда Тынычлык дәресләреннән башланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: