Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында фельдшер-акушерлык пункт ачылды

    Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

    Тантанада күп санлы кунаклар, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераны толлары һәм балалары, шулай ук Россия Федерациясе Думасы депутаты, Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитет әгъзасы Ришат Әбүбәкеров катнашты.

    - Солнечный микрорайонында калкып чыккан яңа йортларда Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннары яшәү шартларын яхшыртты, күп балалы гаиләләр үз йорт-җирләрен булдыру теләге белән участоклар алды. Әлеге микрорайонда фельдшер-акушерлык пункты ачу - көнүзәк сорау булып басты. Һәм бүген без, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавында менә инде берничә ел халык файдасына эшләп килүче республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, ремонтлау һәм камилләштерү программасы буенча тергезелгән фельдшер-акушерлык пункты ачу тантанасына җыелдык. Гомумән, әлеге программа кысаларында без районның барлык диярлек торак пунктларындагы беренчел медицина ярдәме күрсәтү объектларын яхшырта алдык. Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге бу пункт эшчәнлеген дә тулы кыйммәтле итеп оештыра алачагына зур ышаныч баглыйм. Чөнки безгә, адәм баласына, медицина ярдәме көндез генә түгел, төннәрен дә кирәк була, - дип кереш сүзендә билгеләп узган район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлек рәисе Рөстәм Нуриев, яңа микрорайон үсеше бүген башкарылган эшләр белән генә чикләнмәячәген мәртәбәле кунаклар, күп санлы урыссулылар каршында зур канәгатьлек хисе белән сөйләп узды.

    Бик тиздән Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган тормыш иптәшләренең торак шартларын яхшыртуга нигезләнгән федераль программа буенча төзелгән тагын бер күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылачак. Яңа микрорайонда тормыш башлаган халык мәнфәгатьләрендә тергезелүче ике катлы балалар бакчасының төзелеше тиздән тәмамланачак - Солнечный микрорайонының киң колачлы үсеш юлын сайлавын үз чыгышында вакыйга кунагы - РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров та билгеләп узды.

    - Ютазы районына аяк баскан саен, аның үсешенә, алга китешенә мин чын күңелдән сөенәм. Моннан берничә ел элек кенә әле дала булган урында бүген чын мәгънәсендә тормыш кайный - йортлар төзелә, социаль-көнкүреш объектлар калкып чыга, инфраструктура уңайлыклары тудырыла. Болар барысы да республикада эшләп килүче яхшы программалар һәм, әлбәттә, сезнең акыллы карарларыгыз, тырыш кулларыгыз бәрабәренә гамәлгә ашып бара, - диде ул район җитәкчелеге һәм халкына мөрәҗәгать итеп.

    Ришат Әбүбәкеров тагын бер күңелле миссия башкарды - ул Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны толы Мөхәлләфә Мияссар кызы Гәрәевага, яу кырында хәбәрсез югалган фронтовик Якуп Хәким улы Хәкимов кызы Гөлсинә Бакиевага истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Фельдшер-акушерлык пункты ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, район башлыгы Рөстәм Нуриев, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Ренат Фатыйховка бирелде. Яңа медицина учреждениесе эченә узган күп санлы кунакларны районның баш табибы процедура кабинетлары белән таныштырды. Биредә балалар, хатын-кызлар кабинетлары булдырылган, табиб авыруларны кабул итү өчен дә уңайлы шартлар тудырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: