Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу бистәсенең Төньяк микрорайонда яшәүчеләр берләште

    Кайчандыр "Поле чудес" халкының проблемасы - идарә оешмасы булмауда иде: күптән түгел вазгыять үзгәрде - биредә хәзер "Северный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (ТИҮ) гамәлдә. Роза ИСКӘНДӘР ТИҮ белән хәзер Руслан Даутов идарә итә. Ул язгы шимбә өмәләре һәм башка төзекләндерү чаралары белән бәйле нинди дә булса башлангычларда теләп катнашмаган җирле халыкның...

    Кайчандыр "Поле чудес" халкының проблемасы - идарә оешмасы булмауда иде: күптән түгел вазгыять үзгәрде - биредә хәзер "Северный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (ТИҮ) гамәлдә.

    Роза ИСКӘНДӘР

    ТИҮ белән хәзер Руслан Даутов идарә итә. Ул язгы шимбә өмәләре һәм башка төзекләндерү чаралары белән бәйле нинди дә булса башлангычларда теләп катнашмаган җирле халыкның пассивлыгына бәйле авырлыклардан куркып калмый. Мөгаен, активлык булмау тиешле лидер юклыктан килгәндер. Хәзер ул бар. Руслан Даутовны рәис итеп микрорайонда яшәүче ун кеше составындагы инициатив төркем күрсәтте. Шуны исегезгә төшерәбез, территориаль иҗтимагый үзидарә, ә ул юридик зат хокукларына ия, июнь аеннан гамәлдә. Уставка ярашлы әлеге үзидарә Г. Камал, Урыссу бистәсенә 50 ел, Ф. Яруллин, Г. Ахунов, С. Сәйдәшев, Көнчыгыш (так як), Островский (9 санлы йорттан 35 санлы йорткача), Жуков (1 санлы йорттан 73а санлы йорткача), Көнбатыш, Комсомол, Мияссаров, Совет, Татарстан урамнарында, Вокзал тыкырыгында яшәүчеләр тарафыннан тормышка ашырыла. Мөгаен, биредә иң көн үзәгендәге мәсьәләрнең берсе булып гаражлар янында рөхсәт ителмәгән чүп өемнәре барлыкка китерү торгандыр. Күптән түгел ТИҮ тарафыннан өмә уздырылган һәм биредә яшәүчеләр үзләре тәртип урнаштырган - чаган үсентеләрен кискән, чүп үләннәрен чапкан, чүп-чар чыгарган.

    - Бүген яшәүчеләр белән ике яклы килешү төзү буенча эш алып барыла, - дип билгели Руслан Даутов. - Якын киләчәктә җыелыш уздырырга планлаштырабыз, анда алга таба бердәм эш итүнең ориентирлары, бурычлар һәм аларның өстенлеклеләре билгеләнәчәк.

    Ягъни, үзагымга куелган тормыш эшчәнлегеннән яхшы нәтиҗә көтә алмыйсың. Әгәр кайберәүләр намус белеп үз йортлары янында тәртип урнаштырсалар, икенчеләре чүп үләннәрен дә чабып тормады. Ул гына да җитмәгән, чүпне күрше-тирә ягына ташлады. Табигый ки, бу намуслы кешеләрнең ачуын кузгатты. Хәзер алай булырга тиеш түгел. ТИҮ белән килешү төзегәннән соң, моңа ярашлы йорт хуҗасының билгеле түләве каралган (җылытылучы квадрат метрдан - 1 сум 26 тиен), Төньяк микрорайонда яшәүчеләр рәис алдында әһәмиятле сораулар күтәрә һәм гомуми җыелышта нинди проблемаларны беренче чиратта хәл итәргә, ниндиләрен "каләм"гә алырга икәнне билгели ала. Барлык сораулар белән Урыссу бистәсенең Төньяк микрорайонында яшәүчеләр турыдан-туры 4 санлы мәктәп бинасына урнашкан офиска мөрәжәгать итә ала. Моннан тыш, tos-urussu.ru сайты һәм tos-urussu@mail.ru почта адресы гамәлдә. Биредә шулай ук актуаль, хәл итүне таләп иткән сораулар күтәрергә була. Кыскасы, төньяк микрорайонда яшәүчеләр хәзер таркау хуҗалыклар түгел, алар үзидарәгә берләште, үз территорияләре белән идарә итү "дилбегәсен" үз кулларына алды. Әлбәттә, үзләренең һәм муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен истә тотып.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: