Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу бистәсенең үзәк паркында Халыклар бердәмлеге көнендә митинг узды

    Халыклар бердәмлеге көнендә Урыссу бистәсенең үзәк паркында митинг узды: биредә төсле шарлар, җилдә җилфердәүче әләмнәр тоткан район хезмәт коллективлары колонналары тезелгән иде.

    Халыклар бердәмлеге көне - календарьдагы кызыл дата гына түгел, бу, киләчәк буыннар тынычлыкта һәм килешеп яшәсеннәр, батыр ватандашларыбыз яулаганнар турында замандашларыбыз онытмасыннар өчен үткәннәрдәге бөек вакыйгалар хакында искәртү дә. Без Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсендә - Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Безнең республикада да, тулаем илдә дә, кешеләрне, аларның теге яки бу милләт, конфессия вәкиле булуы буенча түгел, ә эшләре һәм гамәлләре буенча бәялиләр. Бу турыда сүз Ютазы районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Рима Муллагалиева, районның яшьләр вәкиле - Балалар район думасы спикеры Полина Сухоносова чыгышларында барды. Митингка бәйрәм кәефен баштан ук "Роосия - Русь" җырын башкарган "Истоки" ветераннар хоры өстәде.

    Җыелучыларны әлеге якты бәйрәм белән котлап, район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе рәисе Рөстәм Нуриев кыскача районнның социаль-икътисади үсешенә, салынучы объектларга, юллар төзүгә һәм ремонтлауга тукталды. Җәмгыятьтәге уңай якларны, позитивны күрә белү, актив гражданлык позициясендә тору мөһимлеге - болар аның чыгышында кызыл җеп булып сузылды.

    Россия күп тапкыр сынауларга дучар булды, хаос, дошманлашу һәм анархия чорларын аз кичермәде. Әмма илебез кабат-кабат "көлдән күтәрелде" һәм көчлерәккә әверелә барды. Иң мөһиме - бергә, иң мөһиме - бергәләп, иң мөһиме - күкрәктәге ялкынлы йөрәк белән! Сәхнәдән яңгыраган әлеге сүзләр еракларга яңгырады, гүя барысына да түбәндәгеләрне хәбәр итте: ютазылыларның көче - төбәк, тулаем Россия дәүләте иминлеге хакына тыныч хезмәттә. Район мәдәният йорты артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары митингка җыелучыларның күңеленә илһам өстде һәм алар вальс әйләнүдән тыелып кала алмады. Шагыйрьнең: "Һәркем үзенең мөкаддәс уйларына бирелеп, эндәшми иде", - дигән сүзләрен кабатлыйсы килде. Дөньяда тынычлыктан да кадерлерәк ни булырга мөмкин? Бу иртәдә элеге юллар пафослы яңгырамады.

    Халыклар бердәмлеге көнен йомгаклап, кичен, район мәдәният йорты мәйданчыгы каршында тематик дискотека узды, ул да аерым мәрхәмәтлелек рухы белән сугарылган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: