Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу гимназиясендә мәктәп партасы артындагылар да финансларны өйрәнде

    Күптән түгел Урыссу гимназиясендә финанс грамоталылыгы көне узды.

    ТР Финанс министрлыгы Казначейлык департаментының Ютазы районындагы территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Руфия Мөхәммәтова укучыларны гомуми төшенчәләр һәм бюджет юнәлешләре белән таныштырды. Аерым алганда, ул табышларның һәм чыгымнарның бюджетны тәшкил итүен, консолидацияләнгән бюджет - барлык бюджетлар җыелмасы - федераль, региональ һәм җирле бюджеттан торуын бәян итте. Россия Федерациясе дәрәҗәсендә, дип билгеләп үтте ул, 22 мең 923 бюджет төзелә һәм үтәлә, Татарстан Республикасында - 956. Шулай ук Мөхәммәтова инфляция - бәяләр арту, девальвация - рубльнең тотрыклы валютага карата бәясе төшүе, бюджет профициты - табышларның чыгымнардан артып китүе кебек төшенчәләргә тукталды. Соңгы елларда безнең районда баланслы бюджет урнашты - табышлар чыгымнарга тигез, диелде ахырда финанс дәресендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: