Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу гимназиясеннән Валерий Чесноков мастер булган

    "Мин - мастер" республика бәйгесендә Урыссу гимназиясеннән Валерий Чесноков өченче урын алган.

    Ул республиканың мәгариф һәм фән министры дипломы белән билгеләнгән. Мәктәпләрдә яңартылган технология кабинетлары эшен тагын да җанландыру максатында оештырылган чарада катнашкан 80 укучы арасында Валерийның уңышлы чыгышын технология укытучысы Рифкать Галиәхмәтов тәэмин итте, дип хәбәр итте уку йорты директоры Гүзәлия Котдусова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: