Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу хастаханәсенең баш табибы райондагы диспансерлаштыру турында сөйләде

    Район хастаханәсендә халык инвалидлыгының һәм үлеменең сәбәбе булып торган хроник һәм йогышлы авыруларны иртә ачыклау максатында профилактик тикшерү дәвам итә: 2014 елның ун аенда диспансерлаштыруны 3012 кеше узган.

    Безнең менталитет шундый инде, без үзебезнең сәламәтлегебез турында аны югалткач кына кайгырта башлыйбыз. Ишемик йөрәк авыруы, мидәге кан әйләнеше бозылу һәм башка йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авырулары, шикәр чире... Беренче карашка әлеге сырхаулар безгә - көч һәм энергияләре ташып торган затларга кагылмас кебек. Бирсен Ходай. Әмма наданлыгы кешегә тулы кыйммәтле тормыш алып бару өчен ярдәм иткәне юк әле. Белемсезлек - сәламәтлек дигән сүз түгел (без кайчан үзебезнең организмыбызның сигналларына колак салганыбыз бар?). Шул ук вакытта йөрәк яки ашказаны, ул әле җисемнәр генә. Нәзберек һәм тышкы тәэсирләргә сизгер. Тормышыбыз яхшырды, күңеллерәк була башлады - үткән еллардагы канатлы сүзләрне сарказмсыз әйтергә була, актуаль яңгырый. Әмма өлкән яшьтәге укучыбыз, берүк пычранган һаваны, крандагы суның һәм кибеттәге туклану продуктларының кыйммәтлеген мисалга китереп, ачуың чыкмасын. Чөнки кешенең беренче дошманы - ул үзе, аннан соң гына начар экология, сыйфатсыз азык-төлек һәм башкалар. Бүген көзге урманга саф һавага бик азларны гына алып чыгып була: күпчелек үзенең тынчу фатирын артык күрәчәк. Ә хәзер үзебезне экспериментта катнаша дип күз алдына китерик. Безгә ун ел тирәсе бәллүр сулы елга буенда, саф һавалы урман янында яшәргә тәкъдим иттеләр, ди. "Коммунарларның" бурычы - үз басуларыбыздан һәм фермаларыбыздан экологик чиста ризык кына кулланырга. Бу җәһәттән гербицидлардан (химия зарарлы) файдаланмаска. Күз алдына, китерәсезме, игеннәр ничек уңачак. Кызганыч, алар белән бергә чүп үләннәре дә гөрләп үсәчәк! Чүп утау буенча эш белән тәнне яздыру тәэмин ителгән. Су - коедан (аны казу буенча белгечләр табылса), җылылык - мичтән (мич салучылар да табылыр). Авырып киттегезме? Халык сихәтләндерү чаралары белән дәваланабыз. Телефон да, телевизор да юк... Нәтиҗә - мич башында кырык яшьлек тешсез әбиләр, ирләрнең бердәнбер шатлыклары - шау-шулы бала-чага өере. Ә озын гомерлелек турында зират сүзләрсез сөйләр.

    Бу "лириканы" ни өчен яздым дисезме? Заман медицинасының камил булмавыннан зарланып, безнең агай еш кына сәламәт яшәү рәвешеннән ерак кала бирә, авыруын аздырмас өчен берни дә эшләми. Арзан шикле спиртлы эчемлекләр өстен күрелгән көнкүреш эчкечелеге (бу әле календарьның кызыл көннәрендә генә түгел) норма булмаска тиеш. Ә бит норма. Аерым бер вакыт ешлыгында күкрәккә тәмәке төтене кабул итү кебек. Ә бәлки дүшәмбедән яңа тормыш башларгадыр? Дөрес тукланып, иртән күнегүләр ясап һәм гомуми үсеш һәм ми эшчәнлеге өчен матур әдәбият укып, ял көннәрен урманда үткәреп... Әмма башта хәзерге сәламәтлек торышыбызга игътибар юнәлтик - тикшерелик. Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ренат Фатыйхов сүзләре буенча, Россия халкы үлеменең төп сәбәбе - йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авырулары. Безнең райондагы диспансерлаштыру турында сөйләп, ул, аерым алганда, түбәндәгеләрне ассызыклады:

    - тикшерелүгә артериаль кан басымын, озынлыкны, авырлыкны, бил әйләнәсен үлчәү кебек хезмәтләр керә. Әйтик, бил әйләнәсе үлчәме артык гәүдә авырлыгы, симерү (бу инде үзе авыру) булу һәм булмавы турында сөйли ала. Моннан тыш, тикшерү спектрына холестиринга һәм глюкозага кан анализы, күзнең кан басымын үлчәү (иртә чорда глаукоманы ачыклау), канга киңәйтелгән анализ, бәвелгә гомуми анализ, канга биохимик анализ (бавыр торышы), онкомаркер (иртә чорда яман шешне ачыклау), кан булуга тизәк анализы (ашказаны-эчәк тракты яман шешен ачыклау), корсак куышлыгы органнарына ультратавышлы тикшерү, флюорография, ЭКГ, маммография, онкоцитологиягә мазок, терапевт һәм күрсәткечләр белән белгечләр каравы керә. Әйтик, онкомаркерга кан анализы тапшырган 498 кешедән икесендә җенси биз яман шеше ачыкланган. Тагын 49 анализ нормадан тайпылышны күрсәткән. 244 маммография үткәрелгән - ике яман шеш очрагы, 14 нормадан тайпылыш ачыкланган. Лейкозның бер очрагы, икенче типтагы диабетның алты очрагы теркәлгән. Тагын, авыруны никадәр иртә ачыкласаң, дәвалануга шанслар шул кадәр күбрәк булуы турында искә төшерү артыктыр. Һәм шуны онытырга ярамый, физик активлыклары түбән булган, спиртлы эчемлекләрне кирәгеннән артык кулланган, тәмәке тарткан кешеләр куркыныч факторлы төркемгә керә.

    Сүз уңаеннан. Диспансерлаштыруны быел 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84 яшьләре тулган кешеләр үтә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: