Урыссу үзәк район хастаханәсенең сигез табибы узган атнада Иске Каразирек авыл җирлеге территориясендә күчмә диспансер тикшерүе үткәргән.
Медицина тикшерүен бер көн эчендә 82 кеше уза алган. Каразирек мәктәбенә диспансерлаштыру урынына килә алмаган Яңа Каразирек халкы өчен хастаханә ашыгыч ярдәм машинасы тәкъдим иткән. Диспансерлаштыруны уздыруга зур әзерлек эшен, алдан кирәкле документларны әзерләп һәм авыл кешеләренә минималь карау уздырып, җирле фельдшер-акушерлык пункты үткәргән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз