Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу коррекцион интернат-мәктәбенең оешуына 50 еллык уңаеннан капиталь ремонт ясалды

    Быел укытучыларның һөнәри бәйрәме күңелле вакыйга - оешуының 50 еллыгы уңаеннан Урыссу коррекцион интернат-мәктәбенә капиталь ремонт ясалды.

    Шуңа күрә Укытучылар көнен билгеләп үтү алдыннан район башлыгы Рөстәм Нуриев, район советы депутатлары һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Земфира Терентьева интернат-мәктәпнең яңартылган корпусларында булдылар. Биналар белән танышканнан соң, барысы да бер фикер белән килеште: йокы корпусы танымаслык булып үзгәргән. Мәктәп директоры Илдар Дусәлимов сүзләре буенча, интернат-мәктәпнең ике бинасын ремонлауга 30 миллион 600 мең сум акча сарыф ителгән. Земфира Терентьева, уку корпусына җыйналган интернат коллективы алдында чыгыш ясап, сигезенче төрдәге интернат-мәктәп - республиканың шундый учреждениеләре арасында яхшыларның берсе, дип билгеләп узды. Биредә мәктәп тәрбияләнүчеләренең эшләре күргәзмәсе оештырылган һәм укучылар көче белән концерт программасы да әзерләнгән иде.

    - Интернат-мәктәптә һөнәрманнар коллективы эшләвенә узган елларда мондый мәгариф учреждениеләре директорларының республика дәрәҗәсендәге семинарында инанырга мөмкин булды. Ул вакытта мәктәп директоры педколлектив һәм тәрбияләнүчеләрнең үз казанышларын күрсәтү өчен семинарга чакырудан куркып тормаган иде һәм бу нигезсез булмады. Бүген без шуңа ышандык: мәктәпнең иң яхшы традицияләре дәвам итә - балалар чын осталар, алар сәхнәдә үзләрен кыю тота, - дип билгеләп узды Терентьева, барысын да Укытучылар көне белән котлап.

    Интернат-мәктәп коллективына яхшы теләкләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев та җиткерде, ахырда аерым эш күрсәткән педагогларга лаеклы бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: