Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу пенсионерлары чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар

    Россия Пенсионерлар берлеге линиясе буенча компьютер курсларын тәмамлаган пенсионерлар күптән түгел чыгарылыш имтиханнары тапшырды.

    Әлеге курслар безнең районда өченче тапкыр оештырылды. Имтиханнар тапшыруга Татарстан пенсионерлары арасында уздырылган "Компьютер Land: "Третий возраст - 2014» Республика конкурсының беренче этабы өчен компьютер күп төр ярышы буенча биремнәр дә кертелгән иде. Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Воробьева сүзләре буенча, конкурс максаты булып өлкән буын вәкилләренең көндәлек тормышта заман компьютер технологияләрен үзләштерүләрен һәм куллануларын популярлаштыру тора. Аның бурычларына пенсионерларның компьютер грамоталылыгы мөнәсәбәтендә позитив җәмәгать фикерен формалаштыру, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә аларның белем дәрәҗәләрен үстерү һәм өлкән яшьтәгеләр университеты чыгарылышчыларының компьютер грамоталылыгы нигезләрен үзләштерүләрен һәм уку сыйфатларын анализлау керә. Әлеге курсларга язылган пенсионерлар заман белән бергә атларга омтылучылар. Быел районда яшәүче егерме дүрт кешедән яртысы әлеге курсларны Ютазы авылында узган. Сүз уңаенда, әлеге торак пунктта алар беренче тапкыр оештырылды.

    Имтханнарның үзләренә килгәндә, алар Россия пенсия фонды идарәсе, мәгариф учреждениеләре белән берлектә, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары ярдәмендә уздырылды. Имтихан тотучыларга хат язарга, дәүләт хезмәтләре порталы аша салымнар, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча үзләренең бурычларын өйрәнергә, барлык мәгълүматны папкага җыярга һәм җитәкче ящигына җибәрергә тиеш булдылар. Алар буеча иң яхшы белемне Ләйлә Нуриева күрсәтте, компьютер грамоталылыгын үзләштерү буенча икенче урында быел Валентина Шмуровец һәм өченче Римма Мөгътәсимовада. Аларның берсенә конкурсның 25 апрельдә Казанда узачак икенче турында катнашырга кирәк булачак. Анда 56 өлкән буын вәкиле катнашачак дип күздә тотыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: