Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу үзәк район хастаханәсе онкологы Илдус Могыйнов авырулар статистикасын китерде

    Соңгы елларда кешеләрне яман шеш авыруы очраклары үсеше борчый башлады. Әлеге мәкерле һәм куркыныч авруны җиңеп буламы? Бу турыда без Урыссу үзәк район хастаханәсе табиб-онкологы Илдус Могыйнов белән сөйләштек.

    - Илдус Мөгалләмович, әлеге авыру ни сәбәпле барлыкка килә соң?

    - Яман шешнең кайбер төрләрен кешенең һөнәри эшчәнлеге китереп чыгарырга мөмкин. Әйтик, әле борынгы заманнан ук тире яман шеше белән корым белән эш итүче морҗа чистартучылар авыруы билгеле. Чөнки ул тән тиресенә сеңә. Рак үсешенә социаль факторлар да этәргеч булырга мөмкин. Социаль проблемалар барлыкка килгәндә, кешеләр депрессиягә ныграк бирешә. Тышкы мохит тәэсире, организмдагы эчке процесслар аркасында да күзәнәкләрнең нормаль үсеше бозыла. Яман шеш үсеше факторлары булып вируслар, радиация, электр тапшыру линияләрендә магнит индукциясе тора. Рак үсеше сәбәпләренең берсе - процесс катализаторлары булган канцерогеннар. Ягъни, алар барлыкка килгән яман шеш күзәнәген уята, аңа үсәргә ярдәм итә. Яман шеш үсешендә яшь тә әһәмияткә ия. Без гомерне никадәр дәрәҗәдә озайтырга тырышсак, әлеге авыру белән зарарлану куркынычы шулкадәр күбрәк була. Кеше яман шеш күзәнәкләре белән күп еллар дәвамында йөрергә мөмкин һәм организм картлыктан таушала башлагач кына ул үсеш ала. Мин безнең районда яман шеш белән авыручылар яшенә анализ ясадым: 70 процентка кадәр авыручылар - 55 яшьтәгеләр һәм өлкәнрәкләр. Кызганыч, сәнәгатьтәге йөкләнешләр, урбанизация белән бәйле әлеге саннар үзгәреше яшьләр файдасына түгел. Хәтта балалар да авыруга алшартлар белән туа, чөнки яшьләр, һәм аеруча булачак әниләр йөклелек чорында сәламәт яшәү рәвеше алып бармыйлар. Баланың барлык күзәнәкләрендә актив үсеш бара, алар никадәр тизрәк үссә, шулкадәр организм сизгеррәк. Яман шеш килеп чыгуга вируслар булышлык итә ала, алар күзәнәк төшенә үтеп керә, аның нәсел аппаратын үзгәртә. Шуның белән аларның шеш үсешендә катнашулары тәмамлана. Яман шеш үсешендә зур рольне нәселдәнлек уйный. Күзәтүләр, кан кардәшләр арасында яман шеш килеп чыгуы, кан кардәш булмаганнарга караганда күбрәк булуын күрсәтә. Әйтик, әбиләрендә авыру булган икән, аның балалары һәм оныкларында яман шеш пәйда булу ихтималы күпкә арта, чөнки аларның организмнары мондый деформацияләнгән күзәнәкләр үсешенә бирешүчән була.

    - Ә яман шеш белән зарарланырга мөмкинме?

    - Яман шеш турыдан туры элемтә нәтиҗәсендә кешедән кешегә күчми. Алда әйтелгәнчә, аның үсешенең төп юлы - әти-әнидән балаларга генетик материал аша һәм организмның тышкы һәм эчке проблемаларга чыдамлыгы да зур роль уйный. Шуңа күрә авыруны курыкмыйча карарга кирәк.

    - Яман шеш белән яман булмаган шешнең аермасы нидә?

    - Яман булмаган шеш әкрен генә, тән тукымасын этә барып, аны җәрәхәтләмичә, үсә, метастазлар бирми. Тукыманың баштагы структурасы үзгәрми, күзәнәкләрдә тиз үсеш билгеләре булмый. Һәм аларга капма-каршы булып яман шеш тора. Аның төп характеристикасы - тиз, котылгысыз үсүе. Әлеге тукымалар якындагы тукымаларны бозып үсә, алар эченә керә, аларның структурасын җимерә, кан тамырларын җәрәхәтләү, кан сарку китереп чыгара. Әлеге шешне вакытында алып ташламасаң, ул еш кына метастазларга китерергә мөмкин.

    - Яман шеш үсешендә иң куркынычы нәрсә?

    - Шеш күп еллар дәвамында, организм функциясенә зыян китермичә үсәргә мөмкин. Ул организмда кырык ел элек барлыкка килергә, һәм яшеренеп, күптән түгел генә барлыкка килә һәм тиз генә үсеп китә. Шуңа күрә кешенең кайчан авырый башлавын әйтүе кыен. Авыру чагылышлары чоры яшерен чордан шактый кыска, ягъни авыру киң процесска алгач, үзен чагылдыра. Иң куркынычы шунда ки, онкологик процесслар үсеше күрше органнарга кереп һәм аларның функцияләрен тупас бозып, организмда авырту һәм хәлсезләнү тудырып кына калмый, ә яшәүгә сәләтле яман шеш күзәнәкләре лимфа һәм кан әйләнеше белән метастазлар процессында организм буенча тарала, яңа урынга керә һәм шеш процессының яңа чыганакларын тудыра. Әйтик, ашказаны яман шеше аналык бизләрендә, туры эчәктә, муенда метастазлар барлыкка китерергә мөмкин. Яман шеш үсеше озак вакыт организмда күзгә күренеп торган сәламәтлек начараюын китереп чыгармаска мөмкин. Онкологик процесслар башка авырулар - пневмония, ашказаны җәрәхәте, ларингит, колит авырулары битлеге астында барлыкка килүе ихтимал. Тагын, тиредә ниндидер төерләр барлыкка килеп, ун көн дәвамында төзәлмәсә, сагаерга кирәк.

    - Организм мөстәкыйль рәвештә авыру белән көрәшә аламы?

    - Шеш барлыкка килгәч, кеше шунда ук депрессиягә бирелергә, ул туктаусыз үсә башлаячак дип исәпләргә тиеш түгел. Организм шулай ук саклану функцияләренә ия. Онкологик күзәнәк антигеннар бүлеп чыгара һәм организм аны чит нәрсә буларак кабул итә башлый. Нәтиҗәдә "үзнңнеке-чит" реакциясе барлыкка килә һәм организм өчен куркыныч иммун киеренкелек туу нәтиҗәсендә күзәнәк юкка чыга. Организмда мондый процесс даими бара. Әмма кайбер очракларда мондый киллерлар барлык зарарланган күзәнәкләргә җитми яки организм үзе стресслар, хроник авырулар, ачлык, социаль проблемалар, нерв системасының какшавы, депрессияләр нәтиҗәсендә хәтта аз гына күләмдәге яман шеш күзәнәкләренә каршы тору өчен дә җитәрлек дәрәҗәдә көчле була алмый.

    - Авыру ничек ачыклана?

    - Яман шеш белән авыру дәрәҗәсе югары түгел, күп кенә авырулар, әйтик грипп, күп тапкыр ешрак очрый. Әмма ул барышы, социаль факторлар, авыруны тәрбияләү җәһәтеннән авыр. Яман шеш белән көрәштә медицина алдында ике бурыч тора: авыруны кисәтү һәм үлем белән көрәш. Авыручанлык дәрәҗәсе зур булуы куркыныч түгел - бу әлеге юнәлештә эш алып барылуы турында гына сөйли, әмма безнең бурыч - аны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау. Авыручылар дәрәҗәсе артса да, иң мөһиме, үлем дәрәҗәсе кимесен. Авыручыларның табибка соңга калып мөрәжәгать итүләренең сәбәбе булып авыру үсешенең иртә этапларында аның клиник чагылышларының юклыгы тора. Кеше авырту тоя башлаганчы авыруны ачыклау әһәмиятле. Әйтик, мәсәлән, минем янда күптән түгел ашказаны яман шеше ФГДС үткәргәч кенә ачыкланган ир кеше булды. Авыртуны ул өч көн элек кенә сизгән, моңа кадәр үзен яхшы хис иткән. Мондый очракта клиника юк, димәк, без өлгердек. табибларның бурычы - кеше әле берни дә тоймаганда авыруны ачыклау. Яман шешне иртә ачыклау өчен хәзер табибларга заманча аппаратлар килде. Хәзерге вакытта онкомаркерларга кан анализы уздыруга зур игътибар бирелә. Бу процедура бик җиңел - кан тамырыннан кан анализы тапшырыла һәм ике көннән соң нәтиҗә әзер. Ышанычлылык дәрәҗәсе дә югары. Элекке дәвалау төрләренә хәзер нурланыш терапиясе, химиотерапия, радиоизотроп дәвалау өстәлде. Егерменче гасырда коткарып калынган авырулар сирәк иде, ягъни күпме ачыкласалар, шулкадәр яман шеш белән зарарланучы вафат булды. Хәзерге вакытта бу күрсәткечләр арасында аерма сизелерлек арта, ә яман шешнең кайбер формаларында авыручыларның күпчелеген коткарырга мөмкин була.

    - Безнең районда бу җәһәттән эшләр ничек тора?

    - Татарстан буенча безнең район иң имине түгел. Мисал итеп йөз мең кешене алганда, бездә 400гә якын кеше яман шеш авыруы белән интегә (республикада уртача - 385), үлүчеләр саны - 187 кеше (республика буенча - 182). Әмма иң куркыныч саннар - авыруның азганлыгы һәм онкологик учетка куйганнан соң чирленең бер ел да яшәмичә вафат булуы. Бездә бу йөз кешегә кырыкка якын авыру туры килә (республика буенча - 27), азу дәрәҗәсе - 35 кеше (республика буенча - 28). 2013 елда беренче тапкыр 73 кешегә диагноз куелды, 2014 елда - 86 кешегә. Бу бик яхшы. Без авыруларны никадәр күбрәк ачыкласак, аларны коткарып калу шансы шулкадәр күбрәк. Барлыгы яман шештән 51 һәм 42 кеше үлде, бер елга кадәр 18 һәм 22 авыру вафат булды. Нәтиҗәдә ел ахырына бездә учетта 382 һәм 424 яман шеш белән авыручы учетта торды. 2013 елда барыннан да күбрәк тире яман шеше ачыкланды - 7, предстательный биз яман шеше - 13 очрак. Биредә бик зур рольне өстәмә диспансерлаштыру уйнады. Райондашларыбызга шуны гына киңәш итә алам - әгәр дә сездә нинди дә булса шик туса, озакка сузмагыз, үтәр микән юк микән, дип көтеп тормагыз, хастаханәгә барыгыз. Без сезгә тиешле юнәлеш бирербез, мөһим тикшерүләр уздырырбыз, проблема сәбәбен тизрәк ачыклау һәм аннан котылу өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: