Күп кенә узып баручылар Урыссу бистәсенең Пушкин урамында яшәүчесенең йорт яны участогында чәчәк атучы алмагач шаһитлары булдылар.
Төркем чәчәкләр бер генә ботакта һәм берничә генә булса да, бу күренеш күпләрне гаҗәпләндерде. Алмагачка көчне август ахырындагы эссе һава биргәнме, көчле яңгырлар тәэсир иткәндерме, билгесез, ә бәлки бу аномалиядер. Безнең төбәк өчен бу могҗиза. Чәчәк аткан алмагачны күреп, бер узып баручы күп катлы йорт ишегалларының берсендә тузганаклар да чәчәк аткан, дип белдерде. Яңгырлар булмаса, язгы кәеф тәэмин ителгән булыр иде.
