Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссуда чүпташлаучылар белән көрәш алып барыла, ләкин алар саны кимеми

    Бүген үз түбәңне булдыру гына аз, аны тәртиптә тотарга да кирәк. Ягъни торак, подъезд, гараж, йорт алды территориясен һәм башка урыннарны без төзек хәлдә тотарга бурычлыбыз.

    Урыссу бистәсе урамнарында кайчандыр хөкем иткән дуңгыз һәм кош-корт асрала торган сарайлар, төрле буяуга манылган, кыйшайган коймалар әле дә онытылмый. "Күбәләгем-түгәрәгем..." - күрше-тирәнең тынычлыгын бозып, ачык тәрәзәләрдән ишетелгән көр тавышлар, гаиләнең яхшы яшәве - үз хисабына күңел ачуы турында сөйләде. Вакыт - агымсу, тормышлар үзгәрде, тик менә кайбер урыссулыларның гына тәртибе үзгәрми. Бистәдәге, шул исәптән аның төньяк микрорайонындагы гаражлар массивын гына алыйк. Нәрсәгә тап булабыз? Тулы санитариягә каршы халәт: өем-өем чүп, шакшылык, тәртипсезлек. Мондый вәзгыятьнең яман нәтиҗәләргә - төрле йогышлы чирләргә дучар итүе дә бик ихтимал. Әлеге төзелеш хуҗаларының дәрәҗәлелеге нәрсәдән гыйбарәттер, белмим, әмма бу кешеләргә әдәплелек дигән төшенчә таныш булмавына иманым камил.

    Татарстан Республикасы Административ хокук бозу кодексының 3.6 маддәсе кешедән шәхси йорт һәм каралтылары территориясендә тиешле санитар һәм экологик халәт тудыруны таләп итә. Ахыр чиктә ул штраф салу юлы белән административ җаваплылыкка тарту белән яный. Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсен төзекләндерү кагыйдәләре дә тәртип сөйми торган затларны хупламый. Әйтик, өй янында транспорт чарасын тазарту һәм юу тыела - бу эш бары тик махсус каралган урыннарда гына башкарылырга тиеш. Моннан тыш, ишек алдында чүп-чар туплау, йорт алды территориясен төзелеш һәм көнкүреш калдыклары, тимер-томыр белән тутыру, үтеп-сүтеп йөрү юлларын киртәләү, муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты рөхсәтеннән тыш хуҗалык һәм башка төрле каралтылар тергезү тыела. Ихатада эт асрала икән, бу хакта хуҗалар участокка керү капкасына игълан берекетергә, дүрт аяклы дусларын кыска муенчаклы бау һәм борындык белән генә урамда йөртергә тиеш. Урамда кәҗә, башка төрле йорт хайваны күзәтүсез йөреп, җирлектәге яшел үсентеләргә зыян салса, аларның хуҗаларына да штраф түләргә туры киләчәк.

    "Восток" торак милекчеләре ширкәте рәисе Рамил Канзафаров сүзләре буенча, идарә итүче оешма өчен һаман да Урыссу урамындагы 24 һәм 26 санлы йортлар күз көеге булып тора.

    - Без аларда яшәүчеләрне административ комиссиягә дә чакыртып карадык. Биредә яшәүчеләрнең артык акчалары бар, күрәсең. Хәзер алар тагын да шомарды - чүп-чар тутырылган пакетларын элеккеге агач эшкәртү комбинаты белән балалар бакчасы арасында калдыра. Ленин урамындагы 2, Муса Җәлил урамындагы 6, Куйбышев урамындагы 7 санлы йортларда яшәүчеләр дә һич тәртипкә өйрәнә алмый - кичтән дворниклар тазартап киткән участоклар иртәнгә элекке хәленә кайта. Көрәшәбез, ачыклыйбыз.

    "Маяк" торак милекчеләре ширкәте рәисе Азат Фәхретдиновтан да уңай җавап ишетергә мөмкин булмады.

    - Куйбышев урамындагы шул ук 7 санлы йортны чиратлап - "Удача", "Восток" һәм, әлбәттә, "Маяк" ширкәтләре айны унар көнгә бүлеп чистартабыз. Чкалов урамындагы 33, 35, 37 санлы йортлар яныннын соры капчыкларны җыештыру - даими күренеш. Ә менә Муса Җәлил урамындагы 9 һәм 11 санлы йортлар арасында инде ике атна чисталык саклана - зур куәтле видеокүзәтү урнаштыруның файдасы. Аннан соң өч кешене административ җаваплылыкка тарттык.

    Пушкин урамындагы 52 санлы йорт янын нигездә "Электросоединитель" заводы һәм ГРЭС эшчеләре чүпли - алар эшкә китешли чүп салынган капчыкларын эләктерергә һәм беренче мөмкинлек чыгу белән яак астында калдырырга шултиклем күнеккәннәр, дип сөйли әлеге йортта яшәүче, шуның өстенә бу торак белән идарә итүче оешма - торак-төзелеш кооперативы рәисе Тамара Федина. Чүп машинасы төгәл 17 сәгать 40 минутта килә, ун минут тора. Шушы графикка яраклашуы авыр микәнни соң?! Пенсионер Сайма Гаврилова да шушы фикердә тора. Кешене вакытында җәзага тартмау әллә нинди тәртипсезлекләргә этәрергә мөмкин, дип саный ул.

    Кайбер урыссулыларның аек акылын бары тик "каеш" кулланып кына уятырга була түгелме соң бу? Башка чара нәтиҗә бирмәгәч, нишләмәк кирәк... Кеше үз тормышын яшәү өчен дә, үз артыннан җыештыру өчен дә вакыты һәм теләге калырлык итеп корса, үзе өчен дә, янәшәдәгеләр өчен дә яхшырак булыр иде дә бит. Гомереңне көн күреп уздыруга караганда, чисталыкта һәм тәртиптә яшәп уздыруың мең өлеш артык югыйсә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: