Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссуда яшәүче Зифа Гыйздәтова Президент Путиннан тәбрикләү алды

    Урыссу бистәсендә яшәүче Зифа Гыйздәтовага март ахырында 90 яшь тулды.

    Тыл хезмәткәрен, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынын гомер бәйрәме белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев тәбрик иттеләр. Хезмәт ветеранының тормыш шартлары, борчу-мәшәкатьләре белән кызыксындылар, ярдәм кирәк булса, баш тартмаска вәгъдә бирделәр.

    Бәйрәкә авылында 1924 елда дөньяга килгән Зифа, башка яшьтәшләре кебек үк, шул дәвернең бөтен ачысын-төчесен татып үсә. Ютазының кымыз белән дәвалаучы шифаханәсендә эшләгәндә биягә кадәр саварга өйрәнгән кыз, кыю булып өлгерә. Үзенең чибәрлеге белән дә ул күпләрнең йөрәк маен сыздыра. Зифа Хөснулла кызының исеме җисеменә туры килеп тора - ул хәзер дә сөйкемле, зифа сынлы хатын-кыз. Юкка гына Билалы 60 ел бергә гомер кичергән, өч кыз бала бүләк иткән Зифасын кадерләп, яратып яшәмәгән!

    - Безне Зөһрә белән Таһирга тиңлиләр иде. Октябрьский шәһәрендә яшәгәндә, гаилә сәбәпләре аркасында Дүшәмбегә китәргә мәҗбүр булгач, сез урамнан узганда, тирә-юнь нурга күмелә иде, дип күршеләребез елап озатып калды...

    Яшьлек елларын сагынып искә алучы Зифа әби, Билалы турында сөйләгәндә, гомумән, күз яшьләренә күмелде. Ул "хәләл җефетем" дип кенә дәшә торган ирен узган елда бакыйлыкка озаткан. Зифа әби аны көн дә сагынып искә ала, үзенең изге догалары белән кара гүрләрен яктыртып тора.

    Юбиляр бүген Илгизә исемле кызы тәрбиясендә картлыгының түренә атлый. Калган ике кызы белән озын чакрымнар аерып торса да, алар да күңелләре белән һәрвакыт чал чәчле әниләре янында, исәнлеген белешеп, кайнар сәламнәрен җиткереп яшиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: