Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасы чыгарылышчылары һәм музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре концерт күрсәттеләр
"Язгы тамчы" - шулай дип аталган концерт Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасында узды.
Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе чыгарылышчылары, хәзер инде Урыссу музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре, балалар алдында иң яхшы номерларын башкардылар, музыка мәктәбе турында сөйләделәр. Урыссудагы 2 санлы бакча нарасыйлары үзләре дә кунаклар алдында яраткан җырлары белән чыгыш ясады. Чыгышлар Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Резедә Гәрәева мәгълүматы белән чиратлаштырылып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев