Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең укучылары "Чүп – цивилизация монстры. Ә аны кем тудыра?" дигән сорауларга җавап эзләделәр

    Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 8 сыйныф укучылары әлеге һәм чисталыкка хас башка сорауларга җавапны район башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә эзләделәр.

    "Чисталык дәресе" кызыклы, шул ук вакытта һәркемне уйландырырга сәләтле мәгълүматлардан башланды. Бактың исә, азык-төлек калдыклары - бер ай, газета кәгазе - бер айдан алып өч айга кадәр, картон әрҗәләр - өч-дүрт ай, офис кәгазе - ике ел, консерва банкалары - 10 ел, кирпеч һәм бетон - 100 ел, фольгадан төргәк исә гомумән 100 елдан артык вакыт эчендә таркала икән. Бүген районның кайсы гына торак пункты урамына чыкма, кеше тормышыннан арткан чүп-чарның тагын әллә нинди "сортларына" тап буласың. Ә аның чикләрендәге тәртипсезлектән тәмам капланып егыласың. Гәрчә чисталык булдыру, тирә-юнь мохитне пычратучы кешеләрне акылга утырту максатында һәлиткеч чаралар районда беренче елын гына алып барылмаса да. Урыссуның 2 санлы мәктәбе укучылары язын һәм көзен Ык елгасы ярларында тәртип урнаштырып, бәлкем үзләренең яисә дусларының ук ваемсызлык аркасында калдырган чүп-чарны җыештыралардыр. Ничек кенә булмасын, мәктәптә су буйларын - табигатьнең гүзәл почмагын тазарту традициясе ун елга якын дәвам итә. Бәлки, менә шулай кечкенәдән чисталыкны үзләре урнаштырып үскән буын киләчәктә, өлкән кешеләр булгач, тәнкыйтькә эләкмәс, аның өчен балаларына, оныкларына кызарырга туры килмәс, ахыр чиктә, гаиләсе авызыннан өзеп, штраф түләргә туры килмәс. Район башлыгының үсеп килүче буын белән очрашуының төп максаты да нәкъ менә аларда тирә-юнь мохитебезгә аңлы караш уяту, балалар аша гаиләдәге өлкәннәр акылына барып җитү, аларның кайберләренең намусын уяту, хәтта оялту иде. Җир-анабызны үз баласы кайгыртмаса, тагын аны кем кайгыртыр?!

    - Район халкының чисталык, тәртип дигән төшенчәгә карашын, мөнәсәбәтен күреп, аларның район җитәкчелеген ишетергә һәм аңларга теләмәвен мин адым саен, урамнарда, юл буйларында, гараж араларында чүп өемнәренә тап булган саен инана барам. Шулай беркөнне Славян тыкрыгы буенча яши торган сугыш ветераны Миннебай Миннекәй улы Миннекәев йортына таба карап юл алдым. Каршыма каты көнкүреш калдыклары салынган капчык тоткан олы яшьтәге бер апа очрады. Гадәтләнгән урында аны калдырды да, кире борылды. "Апа, сез ни эшлисез? Нигә чүбегезне урамга чыгарып куясыз?" - дип аны оялтырга тырыштым. Бу кеше чүп төенчеген кире барып алган булды. Әмма мин ветеран яныннан әйләнеп чыкканда, ул капчык шул ук урында ята иде... Заманында бу апа, мөгаен, алдынгы хезмәткәр булгандыр, аның сурәте Мактау тактасында да эленеп торгандыр. Әмма аны ул вакыттагы власть вәкилләре тәртип сакларга өйрәтеп үстермәгәннәр, чүпләмәгән урынның гына чиста булуын миенә сеңдермәгәннәр. Килешәм, көнкүреш чүбен түгүдә проблемалар, зур тоткарлыклар күзәтелгән еллар да булды. Хәзер бит бар да яңача: чүп машиналары графикны бозмый, аңа җитешмәгән кешеләр өчен контейнерлар бар, пластмас шешәләр ташлау өчен махсус урыннарда хәтта булдырылды. Хәер, Европа илләрендә күптән шулай яшиләр. Әлбәттә, күрше дәүләт вакыйгаларыннан хәбәрдар булу кирәк, әмма алар белән озаклап мавыкмавың хәерлерәк, дип саныйм. Безгә үз тормышыбызны, үз мохитебезне кайгыртып яшәү - мең өлеш артык, - дип дәрестә чыгыш ясаган Рөстәм Нуриев, укучыларны Урыссу бистәсендә чисталык урнаштыруда союздаш булырга өндәде.

    Балалар балән очрашуга галстуксыз килгән район лидеры икенче юлы яшь әңгәмәдәшләрен аның белән очрашуга, ак күлмәкләрдән түгел, ә уңайлы, әйтик джинсы яисә спорт костюмында килергә чакырды. "Без бергәләп иң пычрак урыннарны барып караячакбыз,"- диде ул.

    "Чисталык дәресе"ндә ачыктан-ачык әңгәмәгә коруга этәргән тагын бер сәбәп - ул бистә урамнарында күптән түгел утыртылган миләш агачларының сындырылуы, җәберләнүе. Кояш нурлары төшмәгән, карт агачлардан шаулап утырган урамнардан йөрүгә караганда, иркенәеп, яктырып киткән юлдан атлавы, мөгаен, күпләргә күңелледер. Соңгы берничә ел эчендә бистә урамнарында 700ләп карт агач киселә. Алар урынына узган елда гына да 12 мең яшел үсенте утыртыла, быел да шуннан ким булмаячак, дип белдерде Рөстәм Нуриев. Ләкин бу эшләрнең берсе дә очсызга төшми. Район җитәкчесе сүзләренә караганда, механизацияләнгән ысул белән бер төп наратны утырту 15 мең сумга төшә. Яз башында Иске Урыссу - Урыссу - Октябрьский юлары буена пирамидаль тирәкләр утыртылган.

    - Эш аларны утырту белән генә бетми. Тәрбияләп, карап, саклап торганда гына агачлар тернәкләнеп китә ала. Һәм мин сезне шушы эштә дә үземнең ярдәмчеләрем итеп күрәсем килә. Еллар бик тиз уза һәм сез яшеллеккә күмелгән, чиста урамнардан үз балаларыгызны ияртеп, саф һавада йөргәндә, бүгенге безнең ачык дәресебезне исегезгә төшерми калмассыз. Һәм сез сабыегызның кулындагы кәнфит төргәген урнага илтеп ташлавыннан, ышаныгыз, канәгать калачаксыз, - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Нуриев.

    Сүз уңаеннан, бистә урамнарында тиздән урналар саны артачак. Чүп савытларының азлыгы турында укучылар биргән сорауга җавап тоткан район башлыгы, аларга заказ бирелүен һәм җәй айларында урнаштырылачакларын хәбәр итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: