Урыссудагы 4 санлы мәктәп укучылары безнең бистәдә әфган сугышында һәлак булган сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә куелган монументны даими тәртиптә тоталар.
Укучылар һәйкәл янын җыештырып торалар. 7 февральдә 6-8 сыйныф укучылары аңа якынаю юлын кардан чистартты. Ел саен 15 февральдә укучылар һәйкәл янына венок куеп, һәлак булган әфганчыларны искә алалар. Мәктәпнең үзендә сугышчы-интернационалист Фәһим Мияссәровка багышланган стенд бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз