Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссудагы 4 санлы мәктәп янында 88 нарат агачы утыртылды

    «Агач утырт» акциясе кысаларында Урыссудагы 4 санлы мәктәп янында 88 нарат агачы утыртылды.

    Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында уздырылган акцияне тормышка ашыруда барлык укучылар, аларның әти-әниләре, педагоглар һәм уку йортының административ хезмәткәрләре - барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Алар чокырчыклар казыды, анда агач үсентеләрен утыртты һәм наратчыкларга су сипте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: