«Спорт - зарарлы гадәтләргә альтернатива» акциясе кысаларында Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 4 сыйныфында "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" темасына проектлар яклау узды.
Чараны башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Азаматова әзерләгән. Укучылар "Зарарлы һәм файдалы гадәтләр", "Зарарлы азык-төлек", "Спорт - сәламәтлек нигезе" проектлары белән чыгыш ясадылар. Собир Халматовның "Минем яхшы гадәтем - иртәнге күнегүләр" проекты җиңүче дип табылды. Эш муниципаль бәйгегә җибәрелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз