Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулы Анастасия Кузнецова 90 яшьлек юбилеена РФ Президенты һәм район җитәкчелегеннән котлаулар алды

    Урыссу бистәсендә яшәүче Анастасия Кузнецова октябрь аенда 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

    Күрше Башкорт илендә чабаталы балачагы узган кыз ишле гаиләдә туа.

    - Без әти-әнигә тугыз бала үстек. Ничек үтте яшьлегемме? Ачлыкта, ялангачлыкта… Атлар белән җир сөрдек, чәчтек, җыйдык. Эшләдек тә эшләдек. Хезмәт армиясе, "таякка" эшләүләр - барысын да күрдек. Бөек Ватан сугышы башланганда да әле хәерчелек бетмәгән иде. Ул вакытларда мондый озын гомер кичерермен дип кем уйлаган? - дип искә ала ул узган елларны.

    Тормыш иптәше белән биш балага гомер биргән Анастасия Куприяновна 1962 елда тол кала: Бөек Ватан сугышыннан исән-сау йөреп кайткан иренең гомере һич көтмәгәндә өзелә. Ана бала кайгысы да кичерә: 18 ел элек улын югалта. Бүген ул калган балаларының, оныкларының игътибарын, кадер-хөрмәтен тоеп яши. Тормышны ярата, киләчәккә матур өметләр баглый.

    Күкрәген күп санлы медальләр бизәүче юбилярны гомер бәйрәме белән котлап Россия Президенты Владимир Путин адреслы хат юллаган. Анастасия Кузнецованы район җитәкчелеге исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тәбрик итте, аңа күчтәнәч тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: