Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулы Айсылу Сабирҗанованы тормыш көчле ясый

    Урыссулы Айсылу Сабирҗанова күптән түгел үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте: юбилярны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Урыссу гимназиясенең ветераннар оешмасы рәисе Людмила Афанасьева, элекке хезмәттәше Мария Ротанова, элекке укучылары, туганнары һәм якыннары котлады. Бүләкләр, чәчәкләр, елмаюлар... Барысы да юбиляр - ихтирам казанган зат өчен.

    Балачак
    Айсылу дөньяга Менделеевский районының Песәй авылында 1935 елның гыйнварында дөньяга килә. Туган йортында тормыш начар булмый, чөнки аның әтисе Мулламөхәммәт хәлле кешеләрдән исәпләнә - ул еллада зур дип саналган йортның подвалында пекарня тота. Аның беренче хатыны Айсылуның әнисенең апасы була. Үләр алдыннан ул сеңлесен хатынлыкка алуны васыять итә, ул аларны какмас, ди. Шулай була да. Димәк, Айсылу анасының - беренче, әтисенең дүртенче баласы. Кызга бер яшь тулганда, әнисе әтисе ризалыгы белән Ленинград өлкәсенең Волховстрой шәһәренә китә (1940 елдан - Волхов). Урындагы ГЭСта хезмәт хакын яхшы түлиләр - бу зур гаиләгә саллы ярдәм була. Кияүгә чыкканчы ул анда эшли һәм лаеклы абруй казана.
    - Без, балалар, әтиебез һәм әбиебез тәрбиясендә калдык, - ди Айсылу Әхмәт кызы. - Һәр атна саен әниебездән хатлар, еш кына посылкалар ала идек. Эш урыныннан аңа коммуналь фатирда иркен бүлмә бирәләр. Мин анда булырга өлгердем: зур холлда балалар велосипедта йөри, аквариумда балыклар йөзә, шунда русча сөйләшергә дә өйрәндем.
    Сугыш еллары
    Әмма кызның шәһәр томышы бик тиз өзелә. 1941 елның июне, сугыш башлана. Мәкаләбез герое бәян итүенчә, тәрәзәләрне каплыйлар. Бөтен күршеләр дә кунак бүлмәсенә җыелдылар - саубуллашу киче. Бессарабиядән күршеләренең күз яшьләре, гитара озатуында җырлар башкару... Барысы да таралышырга тиеш була. Әнисе белән Айсылу да туган якларына кайтып китә. Пристаньдагы халык кырмыска оясындагы кырмыскалар кебек. Йөреп булмый. Елаш, шау-шу, ыгы-зыгы! Кыз аздан гына ярда калмый, аны кызын җуйган әнисенә ыргытып диярлек тапшыралар. Бик озак баралар, тамаклары ача. Ижминводы пристаненә чыкканда, аздан гына исән калалар. Авылга кайтып җиткәндә кыз - әтисен, әнисе - ирен күрә алмый, ул фронтка киткән була. Өч бала әниләре кайтуына шатланып бетә алмый. Тиздән бу йортка әнисенең икенче туганы Һәдия апа кайта. Кызганыч, ул юлда җиде яшьлек улын югалта. Соңыннан аны гомере буе эзли. Әлеге йорт түбәсе астында тагын бер бала - Айсылуның әтисенең туганы Женя пәйда була. Алар жәй көне абыйлары янында кунакта булырга карар итә. Ял ир кеше өчен улыннан аерылу белән тәмамлана: фронтка әтиләренең туганы биредән китә. Әлеге йорт чын мәгънәсендә "үлчәмсез" булып чыга, чөнки ул тагын Айсылуның әнисенең сугышка киткән туганының өч баласын сыендыра (бу вакытта нарасыйларның әниләре исән булмый инде). Соңыннан биредә тагын әнисенең Кираметдин исемле туганының тагын дүрт баласы сыеныр урын таба. Аның гомере минут эчендә өзелә. Ничектер авылга ешлаган бүреләрне куа бара ул. Өйгә керә, тирләгән килеш су эчә һәм дөнья куя. Ниһаять, Рузамиф исемле унөченче сабый туа, әнисе әтисе янына госпитальгә барып кайткач дөньяга килә ул. Менә шулай яшиләр. Шулай итеп, кызның әбисенә һәм ике хатынга күп санлы балалар өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга туры килә. Исән калырга тырышалар. Ә моның өчен авыр һәм биниһая күп эш башкарырга туры килә.
    Җирле колхоз дуңгызлар тота. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында дуңгызчылыкка беркем дә бармый. Ничектер шулай Һәдия апасын авыл советына чакыралар - ул бөдрә чәчле, зәңгәр күзле була һәм рус телендә иркен сөйләшә. Кем марҗа дип әйтмәс. Дуңгызлар көтәргә тәкъдим итәләр. Риза була, Айсылу тутасына ярдәм итә.
    Безгә уңай туры килде, - ди Айсылу Әхмәт кызы. - Хезмәтебез өчен ит, эчәк бирәләр иде һәм без ач булмадык. Бүгенгедәй хәтеремдә, урыс миченә өч чуен куяр идек: берсендә - ит белән бәрәңге, икенчесендә - чөгендер белән кәбестә, өченчесендә кишер белән шалкан пешә. Көне буена ашау өчен ризык. Әлбәттә, тамагыбыз туймый иде, безнең рационда да өшегән бәрәңге булды. Әмма ачтан шешенмәдек. Без әнине күрми идек диярлек. Ул сыер җигеп, урманнан утын, колхоз ашлыгы ташыды. Казлар, үрдәкләр тоттык. Мин аларны су буенда сакладым. 1942 елда беренче сыйныфка укырга бардым. Тәҗрибәле укытучылар укытты. Безне тегәргә бәйләргә өйрәттеләр. Без фронтка посылкалар әзерләдек. Аларга кисетлар тегеп, бияләй һәм оекбашлар бәйләп, хатлар язып сала идек. Басудан урып-җыю тәмамлангач башаклар җыйдык. Бөртегенә кадәр.
    Һөнәрендә уңышка ирешкән
    Тапкыр кыз җиңел укый. Мәктәп елларында зур активистка була - концертларда чыгыш ясый, мәктәп китапханәсендә эшли, стена газетасын чыгаруда катнаша, сыйныф журналын тутыра... Һәм хыяллана... укытучы булырга. Соңыннан педагогия училищесын, китапханә техникумын һәм педагогия институтын тәмамлый. Билгеләү буенча Ютазы районына эләгә. Шулай итеп, ул Иске Урыссу мәктәбе педагогларының тату коллективына кушыла. Рус теле һәм әдәбияты укыта, сыйныф белән җитәкчелек итә. Ул зур җылылык белән мәктәп директоры Сәгадәт Бикташевны искә ала, ул чын Макаренко иде, ди. Дүрт елдан соң, 1958 елда, Урыссуга күченә. Дүртенче мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыта. Аннары аны Байлар авылы мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Мәктәп биредә нык таушалган була. Күп кенә хуҗалык сорауларын хәл итәргә туры килә. Җылытуны җайга сала, мәктәпнең түбәсен яптыра, җиһазлар сатып ала... 1969 елдан ул Урыссудагы 1 санлы мәктәптә эшли (хәзерге гимназия). Педагогик эшчәнлек бик күп вакытын ала. Үзенең өч баласына вакыт азрак та китә әле. Ярый әле, тормыш иптәше ярдәм итә. Шулай да балалары әниләрен аңлый - яхшы укыйлар, мөстәкыйль булалар.
    Тынычлык тантана итәме?
    Айсылу Әхмәт кызы зур югалтулар кичерә - тормыш иптәшен, улын, оныгын җирли. Йөрәк пәраләрен. Әмма язмышка зарланып утырып булмый. Тормыш чыныктыра. Ерак балачакта, тормыш авырлыкларына карамастан, бөтен гаиләләре белән ураза тоткан кебек, үзенең сөеклеләре белән элемтәнең тыгызлыгына да әүлияләрчә ышана. Меня Женя да башыннан чыкмый. Аның язмышы ничек булган? Сугыштан соң мәкаләбез героеның әнисе аның әнисен табарга теләп, Мәскәүгә барып кайта. Эзләп таба. Әмма ананың улы белән үзара мөнәсәбәтләре җайга салынмый. Аннан соңгы хатны ерак 1956 елда Чечнядан алалар. Күптән түгел "Жди меня" тапшыруына язалар. Кем белә, бәлки сугышта икмәк бүлешкән, аның белән уртак җиңүгә куанышкан Евгений Нәсим улы Җиһангиров табылып та куяр. Айсылу апаның 1941 елның көзендә фронтка киткән һәм запастагы укчылар полкында ефрейтор званиесендә хезмәт иткән әтисе Берлинга кадәр барып җитә. 1945 елның 23 июнендә демобилизацияләнә һәм туган авылына әйләнеп кайта. Айсылуга нинди бүләк алып кайткан дисезме? Сөекле кызына - солдат кулъяулыгын...
    - Без мәктәптә идек. Тәнәфес вакыты. Мәктәп янында уйнап йөрибез. Кыңгырау чылтырый. Ниндидер үзенчәлекле. Яңгыравыклы, озак. Бу сугыш тәмамлану турында хәбәр булып чыкты. Без кая таба йөгерергә белмәдек. Аякларыбызны да, алар астындагы җирне дә тоймадык. Чын мәгънәсендә, канатлар үсеп чыкты. Бу җан тантанасын бүген дә онытырлык түгел. Мәгънәсез кан коеш тәмамланды. Какшамас тынычлык килде, - без шулай уйладык һәм моңа нык ышандык...
    Әмма дөнья һаман тыныч түгел. Хәзерге буын да генетик код белән зарарланган микәнни? Бәлки шушы вирус безгә, җирдә яшәүчеләргә, һаман үткәннәрдән сабак алырга, кылычларны кыныларына салып куярга мөмкинлек бирмидер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: