Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулы Фәһимә Нәфукова “Автобабай” дигән республика конкурсында дүртенче урынны яулады

    Урыссулы Фәһимә Нәфукова район дәрәҗәсен "Автобабай" республика конкурсында лаеклы яклады.

    Өлкән яшьтәгеләр көне кысаларында 1 октябрьдә Казанда узган автомобиль йөртүчеләр осталыгы республика конкурсында 59 яшьлек Нафукова дүртенче урынны яулады. Барлыгы исә 41 районнан 45 кеше катнашты. Бәяләү критерийләре - юл хәрәкәте һәм автомобиль йөртү кагыйдәләрен белү иде, ди ике дипломга лаек булган балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Фәһимә ханым.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: