Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулы Хөснулла ага Галимуллинның бүген туган көне

    Урыссу бистәсендә гомер кичерүче Хөснулла ага Галимуллин йортында бүген зур бәйрәм - Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтиләрен, дәү әтиләрен котлар өчен күп санлы балалар, онык һәм оныкчыклар җыелды.

    Совет-япон сугышында катнашкан карт фронтовик 1945 елның 9 августында көрәш башлап залп биргән Катюша тавышын әле бүген дә оныта алмый... Әмма әлеге афәт тулы еллар хатирәсенә, илле елдан артык бер-берсенә терәк булып яшәгән хәләл җефетен югалту сагышына бирелүдән аны балалары, күп санлы онык-оныкчылары саклый - Хуснулла ага аларның һәрдаим кайгыртуын, адым саен шәфкәть һәм мәрхәмәтен тоеп яши. Аны туган көне белән котларга дип килгән район советы аппараты җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдиновага, халыкны социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Вәлиәхмәтовага да ул балалары турында горурланып сөйләде. Кунаклар исә карт фронтовикка без, яшь буын, горурланып сөйләрдәй тормыш юлы узганы, безгә кояшлы зәңгәр күк бүләк иткәне өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: