Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулы Наилә Швин Азнакай тирә-ягындагы иң яхшы балыкчылар белән көч сынашты

    Ирле-хатынлы Егор һәм Наилә Швиннар Азнакай тирә-ягындагы иң яхшы балыкчылар белән көч сынашты.

    "Фишпрофи" кубогына чираттагы балык тоту буенча ярышлар урыссулыларга уңыш алып килде һәм ачык сулыкта балык тотуның йомгаклау этабы булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар географиясе тагын да арткан һәм бу юлы Швиннар гаиләсе Чаллыдан, Әлмәттән, Түбән Камадан, Азнакайдан һәм Актүбәдән килгән 25 катнашучы белән көч сынашты. Ярышларны оештыручылар сүзләре буенча, балык тоту "алышы" уздырылган буа гамәлдә барлык катнашучыларга яхшы таныш, ә инде төгәлрәк әйтсәк, һәркем дә җирле балыкның үзсүзлелеген белә иде. Әмма Урыссудан нәфис ханымга көндәшләрен (ә алар ир-егетләр) узарга һәм лаеклы кубок белән медаль алып кайтырга комачауламады. Башка сүзләр белән әйткәндә, Наилә Швин иң яхшы нәтиҗәне күрсәтеп - ул тоткан балык ике килограммга якын булды. Ханымга балыклар ятьмәсе (садок) бүләк ителде.
    - Җиңү тәме - татлы. Чөнки өч дистәгә якын ир-егет арасында мин берүзем хатын-кыз идем. Минем дулкынлануымның чиге булмады, чөнки көндәшләрем арасында һәвәскәрләр генә түгел, спорт мастерына кандидатлар да бар иде, - дип безнең белән тәэссоратларын уртаклашты җиңүче. - Азнакай балыкчылык клубының актив эшчәнлеге безнең районда да шундый ук җәмгыять төзү өчен үрнәк булып тора. Теләүчеләр бихисап булыр иде, дип уйлыйм. Сулыклар да күп бездә! - диде Наилә әңгәмәбез ахырында.
    Шуны ассызыклыйбыз, Азнакай оештыручылары киләсе ярышларны безнең районнан ерак түгел уздыруны планлаштыра. 16 октябрьдә спиннинг белән балык тоту ярышлары Тымытык авылына якын урында Ык елгасы буенда үтәчәк. Швиннар гаиләсе үзенә анда да уңыш елмаер дип өметләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: