Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулы Зәйтүнә Мөхәммәдиева “Электросоединитель”дә һөнәрман буларак үсә

    Зәйтүнә Мөхәммәдиева "Электросоединитель" заводына 1970 елда, мәктәпне тәмамлагач ук килә: соңыннан производстводан аерылмыйча машиналар төзү техникумын тәмамлый.

    Шунысы әйбәт, остазлар биредә һәрвакыт эш асылын төшендереп бирә, хезмәт урынында ук һөнәргә өйрәтә беләләр. Бүген Зәйтүнә Мөхәммәдиева 1 санлы цехның ахыргы контроль бүлегендә мастер булып хезмәт куя.
    Электр тоташтыргычларын кабул итү һәм тапшыру - катлаулы гына түгел, җентекле дә процесс. Аның кул астында фикердәшләрнең тупланган коллективы хезмәт куя. Елмаючан, аз сүзле, үзенә һәм башкаларга таләпчән җитәкче үз участогында гына түгел, тулаем предпритиедә дә лаеклы ихтирам казанган. Зәйтүнә Зәки кызы гаилә тормышында да төшеп калганнардан түгел: тормыш иптәше белән алар бер кыз тәрбияләп үстергән. Хәзер аларны оныклары уңышлары белән куандыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: