Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулылар, сабак алыгыз

    Танышымны очраткач, аны тиз генә танымадым: ничә кыш, ничә җәй? Әйе, кайберәүләрне вакыт аямый, дип уйладым мин үз чибәрлегемә ышанган хәлдә.

    Беренче минутлардагы ихлас хисләр бер-беребезнең хәлен якыннанрак белешү белән алышынды. Минем "язучылык карьерам" (бу урында хөрмәтле укучым, авторның ялган тыйнаклыгына сүз тидермәс өчен кычкырмыйча гына көләргә мөмкин) турында ишеткәч, ул рухланып әйтеп куйды:

    - Тыңла әле, мин сиңа журналыгыз өчен кызыклы сюжет тәкъдим итә алам.

    - Гәҗитебез, дип төзәттем мин һәм күп мәгънәле итеп өстәп куйдым: провинциаль.

    Сүз иярә сүз чыкты һәм меңнәрчә башка хатын-кызлар тормышына охшаш ханымның тормыш юлы бәян ителде. Хәер барысын да тәртип белән сөйлик әле. Әле кешеләр михнәтле туксанынчы еллар дип йөрткән чорда ук төрле туннар киеп безнең күзләрне кыздыра иде. Башка чолгынга эләккән хезмәттәшләре аның ире "агымга" эләккән, ди торганнар иде. Ә күптәнге танышым бу бәхеткә "түзә алмаган", уңышлы ире белән аерылышкан һәм берничә тапкыр башкалар белән хатын-кыз бәхетен тою мөмкинлеген сынап караган. Әмма бары юньсезләр генә эләккән. Юньлесе белән ни өчен аерылышуын сөйләми. Кешеләр раславы буенча, ире аны "хак" юлдан "чыгара" алмаган икән. Әйе, ул дини агымнарның берсе белән мавыгып киткән, ул чорда юллар чатында торган җәмгыятьтәге рухи вакуумны алар туфан кебек басып алды. Ханымның көлүе яңгыравыклыгын югалткан, күзләре - сүнгән, бизәнгечләре эзотерик амулетларны хәтерләтә. Аралашу манерасы монологка кайтып кала - өстенлек итә һәм моның белән ләззәтләнә. Шундый тәэсир туа, артыгы белән "хак" сүзләр аны әңгәмәдәшеннән, бер үк вакытта бу гөнаһлы дөньядан өстен куя иде. Инде беренче ун минутта ук бер нәрсә аңлашыла: Алланы кирәксә-кирәкмәсә дә телгә ала. Ул моңа мохтаҗ сыман, сүзләре белән үзен аңа якынайта. Аны тыңлаучы һәркем, мөгаен, үзен җирдәге соңгы гөнаһлы итеп тоярга тиештер. Мәңгелек кыйммәтләрне туктаусыз тәкрарлый, аны кабатлап торырга ихтыяр көчем җитми. Бу кадәрле үз-үзенә ышаныч каян килгән? Ирләр - ирлеген, хатын-кызлар - оятларын, балалар өлкәннәргә ихтирамын югалтты, ә тулаем кешелек ялкаулыкка салышты һәм фәхешлеккә батты... Нинди яңа фикерләр! Ә үзенең җан һәм тән гармониясенә ирешү юлында ниләр эшләвен сөйләп тормады. Чираттагы танышы аның фатирын "чистартып" чыккан, алырга мөмкин булганның барысын да эләктергән. Бу җиңел ышану өчен генә түгел, җиңел акыл өчен дә сабак.

    - Ә син бүгенге көндә кайда эшлисең? - дип сорадым мин аның "күптәнге" киемен карап.

    Җавапка югары материяләр турында фикер йөртүләр башланды. Алга таба Ышануга ирешкәннәрнең симпозиумынамы шунда, семинарынамы чакыру яңгырады. Һәм бик зур Рухи җитәкчеләренең визиткасын сузды.

    - Рәхмәт дип кәгазь кисәген алам һәм якында торган урнага ташлыйм. - Хуш булып тор!

    Их, бу дини агымнар, көчлесе дә, талгыны да, тирәне дә, сае да бар, әмма алар чынга охшаганнар гына...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: