Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулылар йорт янындагы тәзеклексезлеккә һәм пычыракка канәгатьсезлекләрен белдерәләр

    Редакциядә телефон шылтырады. Үткәргечнең икенче ягында дулкынланган ир кеше тавышы яңгырады: - Урыссу урамындагы 24 һәм 26 санлы биш катлы йортлар арасында чуерташ юлы юылган. Яңгырлы һавада шундый зур күлләвек барлыкка килә ки, аннан транспорт белән дә, җәяү дә үтеп булмый. Килегез, фотога төшерегез. Нәрсәдер эшләргә кирәк.

    Бардык, фотога төшердек. Шул исәптән 26 санлы йортта яшәүчеләр куйган чүп тутырылган капчыкларны да. Элек мондый кимчелекләрне без «Фотофакт» рубрикасы астында, «нәрсә яхшы һәм нәрсә начар булуы» турындагы шәрехләүләр белән бирә идек. Әмма авыл халкы канәгатьсезлек белдерә башлады: «Нигә безне туктаусыз рәвештә урыссулыларның чүп темасы белән ялыктырасыз?» Сулы юлга игътибар юнәлткән ир кешенең дә, мөгаен, тиешле хезмәтләрдән: без гаепле, төзәлербез, дигән сүзләрне ишетәсе килгәндер. Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Андрей Кондрашов сүзләре буенча, әлеге участокка ике тапкыр вак таш җәйгәннәр, бу вакытлыча гына нәтиҗә биргән, асфальтлау таләп ителә, ә акча юк. Урыссудагы күп кенә юллар нормативка туры килми. Бистә һәм район җитәкчелеге бу максатка бүленгән акчаны файдалырак, нәтиҗәлерәк куллану өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Әмма акча барыбер җитми: бер квадрат метр юлга асфальт җәю өчен, әйтик, 1400 сум таләп ителә. Район үзәге юлларын ремонтлау программасын төзегәндә, аның иң проблемалы участоклары исәпкә алына.

    Һәм тагын. Редакциягә, ваемсыз урыссулыларның, чүп җыючы машинаны көтеп алмыйча, күп фатирлы йортлар янында чүп тутырылган капчыкларын калдырулары турында язма һәм телдән шикаятьләр бик күп килә. Янәсе, аларны җавапка тартырга кирәк. Урыссуда куелган таләпләр буенча яшәүче, йорт яны территорияләрен чиста итеп күрергә теләгән, үз подъездларында, ишегалларында санитариягә каршы шартлар тууына юл куймаучы кешеләр аз түгел. Алар чаң суга. Миңа бистәбездә агачлар, чәчәкләр утыртылуы ошый, - дип яза үзенең хатында Ленин урамындагы 8 санлы йортта яшәүче Венера Таҗетдинова. - Көн саен график буенча чүп җыючы машина килә. Урамнарны чистартучы, җыештыручы, үсентеләрне тәрбияләүче хезмәтләр бар. Әмма чүпне чүп машинасына кадәр илтеп җиткермәүчеләр аз түгел, андыйлар капчыкларын теләсә кая ташлый. Йортыбыз каршына без үзебез чәчәкләр һәм агачлар утырттык. Тик бу участокка чүп ташлаучылар табыла. Алар артыннан кем җыештырырга тиеш? Мөгаен бистәдә тиешле күләмдә урналар куярга кирәктер? Шундый ваемсызлар булуына елыйсылар килә. Урыссу бистәсе җитәкчелеге намуссыз урыссулыларны үзләрен болай тоткан өчен җавапка тарта, штраф сала алмый микәнни?

    Әйе, бу ачыктан-ачык административ хокук бозу һәм район башкарма комитеты каршында эшләүче административ комиссия карары буенча, моның өчен җәза каралган. Әмма хулиганлык гамәлләре өчен штраф салырга дәлилләр кирәк. Төгәлрәк әйткәндә, кагыйдә бозу датасы күрсәтелгән, тәртип бозучы тасвирланган фотосурәт булырга һәм ул административ комиссиягә 48 сәгать эчендә китерелеп җиткерелергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: