Узган атнада район мәдәният йорты бинасының тантаналар залында Урыссу бистәсенең 100 пары теркәлде.
Яшь парларга "Бердәм Россия" җирле партиясе исеменнән бүләк тапшырдылар. Кияү - 1981 елда туган Хәнипов Марат, ә килен - 1978 елда туган Морданшина Гөлнора. Шуны да әйтеп узарга кирәк, ЗАГС биргән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 8 ае эчендә барлыгы 113 пар язылышкан, бу узган ел белән чагыштырганда 13 парга күбрәк. Ләкин аерылышучылар саны да арткан - 60 пар, бу шулай ук узган елга карый 7 парга артык.