Укучыларда юл йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерү максатыннан, Урыссуның 4 санлы мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы айлыгы уздырыла.
Класс җитәкчеләре укучылар белән әңгәмәләр, викториналар уздыралар, юлларда практик күнекмәләрне ныгытуны кабатлыйлар, "Балалар һәм юл" рәсем бәйгеләре, "Куркынычсыз көпшәк" ярышларында катнашалар, юл кагыйдәләрен өйрәнү максатыннан видеоматериаллар да карыйлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз