"Фәнис" мәдрәсәсе алдагы атнада Казан шәһәрендә узачак Халыкара күргәзмә-ярминкәдә катнашачак.
Әлеге күргәзмә-ярминкәдә ислам кануннарына туры килгән тауарлар сатылачак һәм хезмәт күрсәтеләчәк. Анда шулай ук киң мәдәни программа каралган, мастер-класслар, мөселман модасы тәкъдим ителәчәк. Ә "Фәнис" мәдрәсәсе бу күргәзмәдә үз эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырачак.