Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссуның кайбер урамнарында ут булмавы сәбәпле, бистәдә яшәүчеләрдән шикаятьләр килә

    Урамнар яктыртылмыймы? Яктыртылачак.

    Редакциягә тәүлекнең төнге вакытында Урыссу бистәсенең кайбер урамнарында ут булмавы сәбәпле газета укучыларыбыз шылтырата башлады.

    Әлеге сорау белән без инфраструктура үсеше бүлегенә мөрәҗәгать иттек.

    - Комиссия йөргән вакытта лампалары булмаган яктырткычлар һәм бөтенләй яктыртылмаган урамнар ачыкланды. Якын көннәрдә Урыссуның 50 еллыгы, Җуков урамнары, Безымянный тыкрыклары буенча өстәмә яктырткычлар кую күздә тотыла. Островский урамының җөп ягында яктырткычлар бар. Биредә янган лампочкалар урынына яңаларын кую соравы тора, бу эш якын көннәрдә башкарылачак, - дип хәбәр иттеләр инфраструктура үсеше бүлегендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: