Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу подъездларына ремонт кирәк

    Урыссу урамындагы 22а, 24, 26 санлы йортта яшәүчеләр белән район җитәкчелегенең очрашуы чагыштырмача киеренке шартларда узды.

    Барыннан да бигрәк чыгыш тоткан пенсионерларны күп нәрсә борчыды – илле елдан артык яши торган 24 санлы йорт подъездларында нибары ике тапкыр косметик ремонт ясалуы да, ике контурлы казаннарга хезмәт күрсәтүнең начар булуы да, гомуми йортларда гомуми суны исәпләү җиһазлары буенча милекчеләргә артык кубометрларга түләргә туры килүе дә, яшьләргә Урыссуда күңел ачарга урын булмау сәбәпле, подъездларга җыелулары да... Тиешле хезмәтләр тарафыннан һәр сорау контрольгә алынды.

    Шундый ук эчтәлектәге очрашу район мәдәният йортында социаль яклау, пенсия фонды, салым хезмәте, иминият компанияләре, китапханәчеләр һәм торак-коммуналь предприятиеләре хемәтчәннәре дә белән узды.

    Илмира ГАЛИЕВА

    Автор фотосы 

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: