Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда хәзер Брест ныгытмасының туфрагы салынган капсула саклана

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Чик сакчылары монументы янында, Брест ныгытмасыннан алып кайтылган изге туфраклы капсула салу тантанасы узды.

Тантанада район җитәкчелеге, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар, чик сакчылары, мәктәп укучылары һәм бистәдә яшәүчеләр катнашты. Әлеге туфракны районыбызның чик сакчылары дәһшәтле сугышның беренче көннәреннән үк каты һөҗүмгә дучар булган, каһарман чик сакчылары көрәшкән Брест крепостеның 9 нчы заставасыннан алып кайткан.

Капсула салу Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллинга, район чик сакчылары иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Ежовка һәм отставкадагы полковник Фәрит Садыйковка тапшырылды.

Капсула салынганнан соң, барлык катнашучылар да мемориалга чәчәкләр куйды һәм Фәрит Садыйков Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлегенә «Офицерлар» җырын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев