Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссуда “ташландык” бина яны җыештырыла

    Узган санда гына газета битләрендә “хуҗасыз бина” дип Ленин урамындагы 14 йорт турында язган идек. Ә бүген иртәдән үк әлеге бина янында бертөркем кешеләр тазарту эшләре белән мәшгуль.

    Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Вадим Шәрифуллин бу бина янын җыештыруны үз өстенә алган. Торак-коммуналь хуҗалык һәм роспотребнадзордан хатын-кызлар киселгән чаганнарны җыештырып торалар.

    Әйе, бина янын бүген тазарталар, ә иртәгә ул урын кабаттан шундый хәлгә килмәс дип, кем әйтә ала. Чөнки Ленин урамында әлеге бинага юл аркылы гына урнашкан шәхси эшмәкәргә кабул итүгә килгән кешеләр шушы бина артына кереп үз йомышларын үтәргә дә күп сорап тормыйлар. Ә бит ул ишек алдында бала-чагалар да күп, алар бер урында гына торырга яратмаганны һәркем белә. Тирә-ягыбызга һәм бер-беребезгә карата игътибарлы булсак иде!

     

    Лилия ГӘРӘЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: