Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссуда Ватан сакчылары өчен бәйрәм концерты узды

    Бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында ир-егетләребез өчен бәйрәм концерты үтте. Районның мәдәният йорты артистлары һәм күрше Башкортстан

    Республикасы Туймазы шәһәреннән килгән “Сәфәр” бию коллективы катнашында үткән чарада тирән эчтәлекле җырлар, күңелгән үтеп керерлек биюләр сәхнәгә куелды. Ир-егетләребезне Урыссуның өченче санлы мәктәбеннән юнармеецлар корал сүтеп-җыю буенча үзләрен сынап карарга чакырдылар, ә мәдәният йортының икенче катында шул ук мәктәпнең 11 сыйныф укучылары һәркемне күркәм вальска дәште.

    Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин һәм шәхсән үзе исеменнән барлык ир-атларны 23 февраль бәйрәме белән тәбрикләде. “Россия Кораллы Көчләренең тарихы бик бай. Егетләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча да районда даими рәвештә төрле чаралар, сугыш ветераннары, әфган сугышы ветераннары, тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелеп тора. Үзләрен Ватанны саклауга багышлаган ир-егетләрне, хөрмәтле ветераннарыбызны, тыл эшчәннәрен чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, киләчәктә иминлек, оптимизм, сәламәтлек телим”,-диде ул.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: