Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулы Анна Егоровна Шумаевага – 90 яшь

    Урыссу бистәсендә гомер итүче хезмәт ветераны Анна Егоровна Шумаева үзенең 90 яшьлек юбилее хөрмәтенә бүген күп санлы котлаулар кабул итте.

    Заманында “Башнефть” тармагында хезмәт куйган Анна Егоровна бүген дә әле күңел көрлеге белән тормышка карый. Язмыш аңа кырыс сынаулар хәзерләсә дә, ул йомшак күңелле булып кала белгән. Туган көне уңаеннан бусагасында пәйда булган кунаклар – район социаль яклау бүлеге белгечләрен, җәмәгать оешмасы вәкилләрен ул куанып каршы алды. Үзенә булган игътибардан канәгать калган хезмәт ветераны РФ Президенты Владимир Путиннан да адреслы котлау хаты кабул итте.

    Ильмира ГАЛИЕВА

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: