Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуның 2 санлы мәктәп укучылары район прокуроры белән очрашты

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Урыссуның 2 санлы мәктәбендә район прокуроры Тимур Фатыхов өлкән сыйныф укучылары белән очрашты.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галия Исакова “Без коррупциягә каршы” дип исемләнгән дәресен әлеге көннең тарихын сөйләүдән башлады.

Мәктәп укучылары белән узган очрашуда Тимур Модестович:

- Үзегезнең намусыгызны яшьтән үк сакларга, гаделсезлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәшергә өйрәнегез. Ышанып калам, сезнең барчагыз да тигезлек, гаделлекне саклау ягында булыр. Әдәпсезлек, әрсезлек, ришвәтчелек кебек тискәре күренешләргә каршы торырсыз”, - диде үзенең чыгышында.

Дәрес вакытында балалар исә район прокурорына үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, коррупциягә каршы көрәшнең норматив-хокукый базасы, иҗтимагый советның эшчәнлеге белән таныштылар. Район прокуроры ришвәт бирүче һәм алучыга нинди җәзалар бирелүе, ничек итеп төрле кыен хәлләрдә калмау турында балаларга тәсфилләп сөйләде.

Фото;http://yutazy.ru/photo/ucheniki-urussinskoy-shkoly-2-vstretilis-s-prokurorom-rayona

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев