Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Әхмәтшин РФның Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакировтан бүләк пакеты кабул итеп алды.
Аны "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Ютазы районында депутат ярдәмчесе, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге секретаре урынбасары Елена Коваль тапшырды. Шуны билгеләп узарга кирәк, РФ Дәүләт Думасы депутаты - "Кайгырту" химаячелек фондының оештыручысы.