Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Янгын сагының Ютазы гарнизоны мәктәпләрдә бөтенроссия ачык дәресен уздыруда катнашты

    Янгын сагының Ютазы гарнизоны Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча бөтенроссия ачык дәресен уздыруда катнашты.

    Ютазы мәктәбенең уртанчы сыйныфлары укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Татарстан Республикасы Әлмәт янгынга каршы отрядының Ютазы авылындагы сак буенча аерым постында булдылар. Пост хезмәткәрләре укучыларга гражданнар оборонасы тарихыннан кызыклы фактлар турында сөйләде, махсус җайланмалар белән таныштырды. Куркынычсызлык кагыйдәләре һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туганда төп гамәлләр турында ликбезны алар белән отделение командиры Илдар Сафин үткәрде.

    Экскурсия вакытында балалар каравыл хезмәтен оештыру белән танышты, янгыннар турында хәбәрләр керә торган диспетчер бүлмәсендә, уку сыйныфында һәм гаражда булдылар. Соңгысында укучыларга янгын-техник җайланмалары белән янгын сүндерү машинасы, мотопомпа һәм башка әйберләр күрсәтелде. Дәреснең практик өлешендә хәрби киемнәр киеп карадылар һәм коткару җиһазлары белән ничек эшләргә кирәк булуы турында аңлатылды. Моннан тыш, аерым пост хезмәткәрләре укучыларга коткару бавын бәйләү ысулларын күрсәтте һәм аңлаешлы формада зыян күрүчеләрне эвакуацияләү ысуллары турында сөйләде. Балаларның янгынга каршылык күрсәтү буенча белем дәрәҗәләрен күтәрү максатында алар белән дә профилактик әңгәмә үткәрелде. Аның барышында балаларга ут белән шаяру, шырпы белән уйнау янгын төрендә авыр нәтиҗәләргә, кешеләр үлеменә китерергә мөмкин булуын аңлатылды. Белемнәрен ныгыту өчен барлык укучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча төсле белешмәлекләр таратылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: