Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “Яраткан гәҗиткә – 24 яшь” бәйгесе җиңүчеләренә район редакциясендә сертификатлар тапшырдылар

    Район гәҗитенең чираттагы туган көне истәлекле вакыйга белән үрелде. "Яраткан гәҗиткә - 24 яшь" бәйгесе җиңүчеләренә редакциядә "Хыял" һәм "Удача" кибетләреннән тауар сатып алуга сертификатлар тапшыру тантанасы узды.

    Бәйге бер генә ай дәвам итүгә карамастан, безне туган көн белән котлаучылар бик күп булды. Роза Кадыйрова, Фәнис Сәйфуллин, Нина Комарова, Николай Зубарев,Татанья Кузнецова, Фәния Гәрәева, Александр Локтев, Светлана Сибен, Хафизовлар гаиләсе һәм башка бик күпләр үзләренең иң якты, иң җылы теләкләрен юлладылар. Анжелика Каландарова яраткан гәҗитебезне туган көне белән беренчеләрдән булып тәбрик итеп кенә калмады. "Хөрмәтле "Ютазы таңы" гәҗите, без синең һәр битеңне яратып укыйбыз. Синең дүрт битле булуың гына кызганыч, бар дөнья мәшәкатен онытып, мавыгып кына укый башлыйсың, ахыргы битенә җиткәнеңне сизми дә каласың. Тупаслыкка өйрәтүче комьютер уеннары тамыр җәйгән заманда, үсеп килүче буынны аз гына булса да аның экраннарыннан җәлеп итәр өчен мин үзебезнең яраткан гәҗитебез битләрендә балалар өчен тагын да кызыклырак язмалар күрергә теләр идем", - дип укучыбыз үз теләкләрен дә белдерде.

    Хәер, безнең гәҗитне балалар арасында да яратып укучылар, үз итүчеләр бар икән. Шуларның берсе Урыссуның 3 санлы мәктәбендә белем ала. Бишенче сыйныф укучысы Энҗе Әхмәтова безгә булган хөрмәтен, мәхәббәтен видеокотлау итеп җиткерде. Яшь укучыбызның иҗат җимеше белән район гәҗите сайтында yutaza.ru таныша аласыз.

    Район гәҗитенең аерылгысыз, хәтта мин озак еллар дәвамында безгә тугры калучы, безнең белән даими элемтәдә торучы укучыбыз Зәйтүнә апа Әбрарова бу юлы да читтә калмады. Ул безгә булган хис-тойгыларын шигырь юлларына салып җиткерде.

    Нинди матур исеме - "Ютазы таңы"!

    Бөтен халык яратып укый.

    Көтеп алабыз аны.

    Аз да түгел, күп тә түгел,

    Егерме дүрт яшь кенә.

    Хезмәтегез хөрмәткә лаек,

    Армый эшләгез генә.

    Мактау сүзен жәлләми

    Хезмәт сөючеләргә.

    Чыбыркысын күрсәтә

    Тәртип бозучыларга.

    Сез языгыз, без укырбыз

    Иң яңа хәбәрләрне.

    Бөтен халык белән торсын

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: