Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Яссытугай авылында яшәүче Рәсимә Әхмәдиева: “Мин бәхетле кеше”

    Яссытугай авылында яшәүче Рәсимә Әхмәдиева күптән түгел үзенең 80 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

    Аның иркен, кунакчыл өенә туганнары, балалары, оныклары, оныкчыклары, социаль яклау бүлеге, район һәм башлангыч ветераннар оешмасы, авыл җирлеге советы вәкилләре җыелган иде. Аларның һәрберсе күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрен җиткерде, һәркем юбилярга йөрәк җылысы, җан байлыгы өчен рәхмәт әйтте, аны хөрмәтләде. Бүләкләр, чәчәкләр... Рәсимә ханым котлау сүзләре "агымыннан" күз яшьләрен чак тыеп торды. Хөрмәткә, әлбәттә, ул озын һәм хак томыш юлы белән лаек. Ютазы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Каразирек мәктәбендә укытучылык итә. Аннары, 50нче елларда, район үзәгендә, ул вакытта Ютазы авылында, социаль тәэминат бүлегендә хезмәт куя. Ә инде безнең район Баулы районына кушылгач, эшчәнлек төрен үзгәртә - авыл клубы, китапханә белән мөдирлек итә. Гади татар хатыны. Шул ук вакытта аны башкалардан аерып торган сыйфатлары да бар. Бәлки бу сугыш чоры балачагы турында бәян иткәндә, кешеләрдән уңуы турында сөйләведер - тормыш юлымда бер генә начар кеше дә очрамады, дип туктаусыз кабатлый ул. Менә ничек!

    - Тормыш иптәшем гади генә эшне дә алдан минем белән киңәшләшеп эшли иде: менә шулай итсәк ничек булыр икән... Балалар, минем ике кызым бар, берни белән дә борчымады. Хәзер дә һәр атна саен кайталар, өйдәге бөтен эшне башкаралар - миңа кер юу да, өй җыештыру да калмый. Шуны гына хәтерлим: бер тапкыр кызым белдергән шелтәмнән елады. Ничектер Урыссудагы ахирәтенең туенда шаһит булып бистәгә китте. Кунып кайтам диде. Тагын бер көн калырга кушканнар, күрәсең. Ике көн кунды. Ул бусагада пәйда булгач: "Ник тагын бер көн кунмадың" - дидем. Ул балавыз сыгарга кереште.

    Мин гаиләдә иң өлкәне. Үземнән кече эне-сеңелләремнән һәм аларның балаларыннан ихтирамлы "апа-апа" сүзен генә ишетәм. Һәрвакыт килергә, керергә, хәл белергә вакыт табалар. Кечкенә, ябык бианамнан "бәбекәем" сүзеннән башка мөрәҗәгать ишетмәдем. Бу бәхет түгел мени?

    Бу, мөгаен, шулайдыр - туганнарның нык тамырлары тормыш давылларында аякларда нык басып торырга ярдәм итә. Һәм тормыш буйлап туганнарың хуплавында баруы кешене энергетик яктан көчлерәк итә. Ә кеше ничек көч һәм энергиядән башка авырлыкларны җиңәргә тиеш? Яшьтәшләре кебек ул да мохтаҗлыклар кичергән. Беренче сыйныфка 1943 елда, сугыш башлангач, бара. Шул ук елны әтиләре инвалид булып әйләнеп кайта. Аны бригадир итеп билгелиләр. Тамаклары туймый, күп эшлиләр. Әтиләре, изге җан, колхоз "камытын өстерәгән" малайларны "Икмәк юк, әмма шулпа табылыр" дип кабатлап, өйләренә алып кайта торган булган. Яшүсмерләр ул авыр елларда ачлыкта үсмәсен дип тырышкандыр инде. Ач балага бер тәлинкә аш бирү күп нәрсә турында сөйли.

    Яссытугайлылар сугышта эвакуацияләнгәннәрне дә кабул итә. Алар Ленинградтан, Украинадан килә. Мәхрүм калучыларны авыл кешеләренең өйләренә урнаштыралар - килүчеләр - татарча, авыл халкы русча белми. Авыл халкы шушы көнгә кадәр ул елларның мәзәк очрагын елмаеп искә ала. Хуҗабикәләрнең берсенә кичергәннәрен сөйләгәндә, рус хатыны аның күзләрендә теләктәшлек күрә. Әмма өлкән яшьтәге татар хатынының русча сукалавында "так и надо, так и надо" дигән сүзләр ишетәләр. Мөгаен, ул хәтерендә сеңеп калган рус сүзләрен юаныч бирә торган сүзләр дип уйлагандыр. Инде тыныч вакытта ул рус хатыннары авыл советына сугыш чорында колхозда эшләүләрен раслаган белешмә сорап запрос җибәрәләр. Шәһәр кешеләре авыр хезмәтне башкара алдымы соң? - дигән сорауга:

    - Башкалар белән беррәттән эшләделәр, тамак тәмугка кертә, - дип җавап бирде мәкаләм герое.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: