Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ятимлек ачысыннан да тагын ни ачы?!

    Бүген хөкүмәт һәр баланың үз йортына һәм үз әти-әнисенә хокукы бар принцибы буенча эшләүне алга сөрде.

    Имин булмаган гаиләләрне һәм аларда тәрбияләнүче балаларның социаль ятимлеккә дучар булу ихтималын кисәтү һәм булдырмый калу өстендә җитди чаралар күрү генә җәмгыятьтә сабыйларның әти-әни назыннан мәхрүм итү күренешен киметә ала. Әти-әни, туган йорт җылысын тоеп үскән бала гына һәрьяклы үсеш алырга сәләтле. Шуңа күрә гаиләдә килеп туган теге яисә бу тискәре сәбәпләр аркасында сабыйларны төрле казна йортларына урнаштыруга альтернатива табу максат итеп куелды.

    - Бүген шактый урыннарда балалар йортлары ябылды яки алар ябылу стадиясендә. Мондый шартларда социаль ятимлекне арттыру - ул, беренче чиратта, җаваплы хезмәтләрнең амораль тормыш алып баручы гаиләләрне иртә ачыкламау нәтиҗәсе. Ә инде билгеле булгач, әлбәттә, бала гомеренә куркыныч янамаган очракта, ата-аналарны, асрамага алган кешеләрне үз хокукларыннан мәхрүм итү кебек ахыргы чаралар күргәнче, педагоглар, психологлар, юристлар, көчләрен бер итеп, булышу җаен эзләргә тиешләр. Һәрбер кеше, һәрбер гаилә ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин, балигълык яшенә җитмәгән балаларын тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәгән әти-әниләргә карата кырыс чаралар күрү зарур. Төрле юллар белән без гаиләне саклап калырга тиешбез, - дип сөйли район башкарма комитетының опека һәм попечительлек булеге баш белгече Роза Закирова.

    Статистикага күз салыйк. Бүгенге көндә районда уллыкка бала алган 10 гаиләдә 14 сабый тәрбияләнә, 51 гаиләдә асрамага бирелгән 64 бала үсә. Соңгы ике елда үз бурычларын җиренә җиткереп башкармаган өчен ике опекун гаиләсе бала тәрбияләү хокукларыннан азат ителгән. Асрамага бала алып та, аның белән уртак тел таба алмау аркасында өлкәннәрнең бу фикердән кире кайтырга мәҗбүр булган очраклары да юк түгел. Шул рәвешле ныгып та җитмәгән сабый күнеленә тагын бер кат психологик яра салына. Соңгы өч елда безнең районда балалардан баш тарту очраклары күзәтелмәгән. Ә менә быел опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре мондый проблема белән очрашкан. Асрамага алынган балалар күчү яшенә җитү сәбәпле, ике гаиләдә вәзгыять кискенләшкән, әти-әниләр үз хокукларыннан баш тарту соравын кабыргасы белән куярга мәҗбүр булган.

    - Без үзебезнең министрлык булышлыгы белән психологик ярдәм күрсәтү буенча махсуслашкан үзәккә мөрәҗәгать иттек. Психология белгечләре шундук әлеге гаиләләр белән элемтәгә керделәр. Нәтиҗәдә, бу кискен сорау көн кадагыннан төшеп калды. Шуны да әйтәсем килә, асрамага бала алган әти-әниләр өчен атап оештырылган координацион үзәк тә төрле катлаулыкларны югалтуларсыз чишеп чыгуда зур ярдәм күрсәтә, - дип билгеләп үтте Закирова.

    Бүгенге көндә опека һәм попечительлек бүлеге өч балага гаилә эзли. Өстәвенә, быел инде суд дурт әти-әнине - икесен эчкечелек белән шөгыльләнгәнгә, калган икесен сәламәтлекләре торышы аркасында үз хокукларыннан чикләргә һәм мәхрүм итәргә өлгергән.

    Социаль ятимлекне кисәтү - бала сәламәтлегенә, ә кайвакыт гомеренә дә куркыныч яный торган вәзгыять тудырган гаиләләрне ачыклау максатындагы эшне район һәм авыл җирлекләре дәрәҗәсендә көчәйтү таләп ителә, дип саный Роза Закирова. Чөнки гаиләсеннән аерып алынган, әти-әни яратуыннан мәхрум ителгән бала өчен моннан да ачырак хәсрәт була ала микән?!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: