Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Яулыктан йөрмәсәң, намазың дөрес түгел дигән сүз дөресме

    «Әгәр кеше көненә биш мәртәбә тәнен юса, аның тәнендә бер кер калыр идеме? Намаз укучының да Аллаһы Тәгалә барча гөнаһларын гафу итәр». Намазларын укып, адәм баласы үзен белеп һәм белми эшләгән гөнаһларыннан арына, үзен төрле явызлыклардан да сак­лый.

    Аллаһы Тәгалә «Мөэминүн» сүрәсендә намаз укучылар турында шатлыклы хәбәр бирә: «Намазларын тиешенчә үтәүчеләр - бөек мирас ияләредер, аларның мираслары Фирдәүс җәннәте һәм алар анда мәңге калачаклар». «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев сүзләренчә, намаз үз эченә күп төрле гыйбадәтләрне ала. Мәсәлән, рөкуг­лар, сәҗдәләр кылу - тән белән гыйбадәт, Коръән сүрәләрен уку - тел белән гыйбадәт, күңелебез белән Аллаһны зикер итү - калеб белән гыйбадәт.

    - Равил хәзрәт, белүемчә, кыямәт көнендә адәм баласыннан иң беренче намазы турында соралачак...

    - Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безне бу дөньяга сынау өчен бар итте. Авыр­лыклар биреп тә, кайгы-хәсрәтләргә дучар итеп тә, рәхәтлек белән дә сыный Ул безне. Ә иң мөһим сынавы - тәклифе, ягъни Аллаһның йөкләмәләре. Коръәндә Ул: «Мин кешеләрне һәм җеннәрне үземә гыйбадәт кылсыннар дип бар иттем», - ди. Адәм баласының төп максаты - Аллаһка гыйбадәт кылу. Аларны үтәү өчен аңа төрле йөкләмәләр йөкләнде: Аллаһка иман китерү, намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, мөмкинлеге булса, хаҗга бару. Араларында иң олысы - намаз. Намаз кешегә җаны өчен кирәк. Кеше ике әйбердән: җан һәм тәннән тора. Тәнне нык тотар өчен ул ризыклана, ә җанын намаз белән тәрбияләп торырга тиеш. Шуның өчен дә Раб­быбыз безгә биш вакыт намаз укырга куша, укымаган очракта, җәһәннәм белән куркыта. «Мәгун» сүрәсендә, намазларына битараф булучыларга, аны калдыручыларга җәһәннәм булсын, диелә. Кыямәт көнендә иң беренче соралган әйбер дә намаз булачак. Намаз кабул булса, башка гамәлләр дә кабул булыр.

    - Намаз бит ул кешене тәрбияли дә...

    - Аллаһ Коръәндә: «Намаз кешеләрне начар га­мәлләрдән һәм фәхеш эш­ләрдән тыяр», - ди. Намаз укыган кешегә Аллаһ тәүбә ишекләрен ача, элеккеге гөнаһларыннан арынырга җиңеллек бирә. Намаз ул кешенең тәне өчен дә кирәк. Сәҗдәнең баш миенә бара торган кан йөрешенә уңай йогынты ясавы рәсми медицинада исбатланган әйбер. Тәһарәт алу, ягъни юыну нервларны тынычландыра, тәнне пакьләндерә, галимнәр су белән артык биоэнергия дә чыга дип белдерә. Борынны, авызны өчәр тапкыр су белән чайкау микробларны бетерә. Йоганың файдасы турында сөйлиләр. Намазда да төз итеп басып рөкугка бөгелү, сәҗдәгә китү дә шул ук хәрәкәтләр түгелме соң? Йөрәк авырулары профессорыннан иң яхшы дәва нәрсә дип сорагач, ул, башны иң түбән ноктага куеп тору, дигән. Сәҗдәгә китү дә шуңа мисал булып тора ала. Йөрәге сәламәт булмаган бер абзыйны бе­ләм, ул да, йө­рәгем авырта башласа, сәҗдәгә китәм, намаз укып алгач, йөрәгемә җиңел булып китә, ди.

    - Хәзрәт, намазга чакыручы азанның сүзләрендә дә хикмәт бар икән бит?!

    - Ул сүзләрнең мәгънәсе бик тирән. Анда башта ике тапкыр «Ашыгыгыз намазга! Ашыгыгыз намазга!» диелә. Шуның артыннан ук «Ашыгыгыз бәхетле булыр­га! Ашыгыгыз бәхетле булырга!» ди. Көнгә биш тапкыр Аллаһы Тәгалә безне намазга чакыра. Җомга сүрәсендә исә «И мөэминнәр, әгәр җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз! Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез!» диелә. Безне берәр кеше туена чакыра икән, эшләребезне планлаштырып, алдан ук хәстәрен күреп, бәйрәмгә әзерләнә башлыйбыз. Ә Аллаһы Тәгалә чакырган җомга намазына күп кеше бармый. Биш вакыт намаз саен Ул безне бәхетле булырга чакыра. Нишләп килмибез? Әгәр дә без Аллаһны онытабыз икән, Ул да безне кыямәт көнендә онытачак.

    Намаз укуның саваплары да бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: «Иртәнге намазны мәчеттә укучы Аллаһының саклавында булыр», - диелә. Мәчеткә баручыга һәм аннан кайтучыга Аллаһы Тәгалә җәннәттә ризык әзерләп куяр, дигән хәдис тә бар. Кеше мәчеттә намаз укып кайтса, Аллаһ аңа җәннәттә ризык әзерләп тора. Аеруча иртәнге һәм икенде намазына игътибар итәргә кирәк. Аллаһ безне, иртәнге йокыбыздан бүлеп һәм көндез эшебездән туктатып, намаз укуыбыз белән сыный. Пәйгамбәребез (с.г.в)нең «Намазны җәмәгать белән уку, берүзең ялгыз укуга караганда, егерме җиде мәртәбә саваплырак» дигән хәдисен дә искә алу урынлы булыр. Сиңа берәү бер эш өчен бер сум, икенче берәү егерме җиде сум бирәм дисә, кем янына барабыз? Әлбәттә, соңгысы янына. Шуңа да мәчеткә килеп намаз уку күпкә саваплырак.

    - Яулыктан йөрмәсәң, намазың дөрес түгел дигән сүз йөри, сез моңа нәрсә дип әйтәсез?

    - Яулык ябу-япмавың өчен аерым, намаз уку-укымавың өчен аерым җавап бирәсе була. Иң мөһиме - намаз укыганда гаурәтең капланган булсын.

    - Намазның бишесен дә укымасаң, аны укымавың яхшырак диючеләргә ни әйтерсез?

    - Асылда, биш вакыт намазны укырга кирәк, әмма дә ләкин бөтенләй укымауга караганда, казага калдырып уку хәерлерәк. Бер намаз да укымауга караганда, берне булса да уку яхшырак. Әмма укымаган кеше укый башларга тиеш, казага калдырып укучы аны вакытында укырга тырышырга тиеш. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән барчаларыбызга биш вакыт намаз әһелләреннән булырга язсын.

    Источник: http://matbugat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: