Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Җәйге каникулларда балаларга зәвыгына туры килгән шөгыльне:иҗат, спорт, эш сайларга була

    Уку елы тәмамлана һәм әти-әниләр каршына озын җәйге каникул көннәрендә балаларына нинди шөгыль табу соравы килеп баса. Малайлар һәм кызларның зәвыгына туры килә торган шөгыльне төрле профильле лагерьларда табарга мөмкин булачак.

    Безнең балаларның төп ял итү урыны - "Дубравушка" сәламәтләндерү лагере. Быел ул 200 бала кабул итәргә тиеш. Спорт сменасында көрәшчеләр, җиңелатлетлар, баскетболчылар, футболчылар үз тренировкаларын дәвам итә алачак. Иҗади сменада балалар иҗат коллективлары ял итәчәк. Хәрби-ватанпәрварлык тәрбиясе бирүгә нигезләнгән палаткалы лагерьларда үсмерләр белән тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтүче укытучылар шөгыльләнәчәк. Туган-үскән йортларыннан читкә китәргә теләмәгән балаларны әти-әниләр Урыссуда эшләячәк дүрт, авыл җирлекләрендә ачылачак тугыз мәктәп яны лагерьларына урнаштыра алачак. Аларда 300 малай һәм кыз ял итәчәк. Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре балалар паркында, "Гайдарка" һәм "Тирәкләр" мәйданчыкларында үз эшен дәвам итәчәк. Балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы үсмерләр "Форпост" линиясе буенча лагерьларга юлланачак. Халык мәшгульлеге үзәге 170 баланы предприятие һәм учреждениеләргә вакытлыча эшкә урнаштыру бурычын үз өстенә ала. Бөгелмә, Азнакай, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләре республика лагерьларында һәм санаторийларында ятим, ата-ана назыннан мәхрүм калган, авыр тормыш шартларында яшәүче 110 бала ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак. Районның мәгариф, мәдәният, яшьләр эшәләре буенча, спорт һәм туризм бүлекләре җәйге каникул көннәрендә спорт-гаммәви, мәдәни-ял итү һәм танып белү чаралары, җәяүле походлар оештыруны планлаштыра. Шулай итеп, агымдагы елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында оештырылган хезмәт һәм ял чараларына 1224 баланы җәлеп итү күздә тотыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: