Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Йорт, урамнар буенча җаваплылар һәм район җитәкчелеге бергәләп эшләргә өйрәнделәләр

    Йорт һәм урамнар буенча җаваплылар катнашында зур, конструктив сөйләшү узды - башкарылган һәм перспектив бурычлар тикшерелде.

    Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү секторы мөдире Наталья Шмуровец узган семинарда контрольгә алынган сорауларны җиткерде. Урыссулылар кайбер район үзәкләре урамнарының җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылмавына, карт агачларны кисү мөһимлегенә, сукбай этләрнең күп йөрүенә (узган елда 178 эт ауланган), Саклык банкында түләүләр белән бәйле чиратның зурлыгына игътибар юнәлткән. Карт агачлар буенча түбәндәгеләрне әйтергә була. Һәр ел саен билгеләнгән планда Урыссуда гына йөз агач кисү каралган. 2014 елда бистәдә 118 агач киселгән, тагын 45е - авылларда. Башта төзекләндерү буенча предприятие алдында 900 карт агачны кисү бурычы торган, тагын 300 агач калган. Агымдагы ел планы билгеләнә, диелде киңәшмәдә, һәм йорт буенча җаваплылардан да заявкалар кабул ителә. Коммуналь түләүләр башкарганда Саклык банкындагы чират белән бәйле сорауны өйрәнергә кушылды. Асылда, түләүләрне башка банкларда да кабул итәләр.

    Тулаем алганда, дип билгеләде семинар эшендә катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә беренче очрашудагы сыман кызулык белән канәгатьсезлек белдерүләр кимеде. Йортлар һәм урамнар буенча җаваплылар көн кадагындагы, системалы, планлы якын килүне, яки хакимиятнең шунда ук җавап бирүен таләп иткән сорауларны күтәрергә өйрәнделәр. Район җитәкчелегенең халык ышанычлылары белән болай хезмәттәшлек итүләре уңай нәтиҗәләргә китерә. Шул ук чүп чыгару темасы да даими рәвештә үзенең актуальлеген югалта. Барысы булмаса да, кешеләр чүп чыгару буенча предприятие белән килешү төзүнең зарурлыгын аңлый башладылар. Дамба, гаражлар артындагы һәм башка яшерен урыннардагы чүп-чар чит планета кешеләре тарафыннан ташланмаган. Антисанитарияне намуслылык турында тирәннән уйлап торырга иренгән кешеләр тудыра. Бүгенге көнгә кадәр иң тәртипсезләр булып Елга һәм Октябрьский урамнарында яшәүчеләр калды: алар төзекләндерү буенча Урыссу бистәсе кагыйдәләрен инкяр итте, күпчелеге чүп чыгару буенча предприятие белән килешүләр төземәде. Шуңа күрә район башлыгының белдерүе аңлашыла: әлеге урамнарда юлларны өлешләп ремонтлауны башкару әлеге урамнарда яшәүчеләрнең тәртибенә бәйле булачак. Нәтиҗәдә, бу урамнар буенча җаваплылар эше аркасында кешеләр биредә аңлыракка әверелделәр. Перспективаның актуаль сорауларына тукталып, Нуриев, юлларны төзүгә һәм ремонтлауга республика бүлгән 60 миллион сумнан артык акча тотылачагы планлаштырылуын ассызыклады. Район үзәген яшелләндерү максатында урамнар буенча җаваплыларга инде үсентеләрне язгы утырту буенча исемлекләр төзергә кушылды. Шуны исегезгә төшерәбез, "Татнефть" акционерлык җәмгыяте акчалары хисабына узган елда механик ысул белән - 500 нарат һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 2,7 гектарда каен агачлары утыртылган.

    Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Андрей Кондрашов сүзләре буенча, юл фонды акчалары хисабына 2014 елда Урыссу бистәсенең 16 ишегалды төзекләндерелгән. Агымдагы елда, дип билгеләп үтте ул, 5 миллион 800 мең сум гомуми суммага район үзәгенең түбәндәге йорт яны территорияләрен норматив хәлгә китерү планлаштырыла: Чкалов урамы буенча 33, 35, 37 санлы йортлар ишегалларын; Куйбышев урамы буенча 5 санлы йорт ишегалдын; Пушкин урамы буенча 72, 91; Пионер урамы буенча 6, 9 һәм Урыссу урамы буенча 66 санлы йорт ишегалларын.

    Семинар барышында тормыш тәэмин итүнең башка сораулары тикшерелде. Ахырда район башлыгы, йортлар һәм урамнар буенча җаваплыларның үз вазифаларына намуслы карашларын ассызыклап, аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: