Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Йөрәген балаларга бирә

    Балалар иҗаты үзәге педагогы Рәзидә Игнатьева һөнәри осталыкның "Йөрәгемне балаларга бирәм" конкурсы республика этабы җиңүчесе булды.

    Өстәмә белем бирү педагогларының Бөтенроссия "Йөрәгемне балаларга бирәм" республика һөнәри осталык конкурсының республика этабы узган елның сентябреннән старт алды. Ул Россия өстәмә (мәктәптән тыш) белем бирү дәүләт системасының 95 еллыгына багышланды. Әлеге конкурста Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәзидә Игнатьева катнашты һәм республика этабы нәтиҗәләре буенча җиңүче булды. Тиздән Рәзидә Илсур кызы республика намусын федераль этапта - финалда яклаячак. Ул Санкт-Петербургта узачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: